4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Илебездә билгеләп үтелә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе бу, әмма ул дәүләтебез өчен аеруча мөһим булган тарихи вакыйгалар белән турыдан-туры бәйле. Хәзер инде еракта калган 1612 елда Мәскәү Түбән Новгород старостасы Кузьма Минин белән кенәз Дмитрий Пожарский әйдәп барган халык ополчениесе тарафыннан поляк интервентларыннан азат ителә. Бу Россиянең дәүләт буларак бөтенлеген яңадан торгызуда, илнең сәяси һәм рухи яңарышында хәлиткеч адымга әверелә.
Ульяновск өлкәсендә Халыклар бердәмлеге көнен без барыбыз да бергә тупланып һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшереп, хәзерге заман якташларыбызның төрле тармаклардагы җиңүләренә шатланып бәйрәм итәбез.
Безнең төбәктә 100дән артык милләтләр, төрле дин вәкилләре, бер-берсенә булышып, ярдәм итеп, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, һәрвакыт тату һәм тыныч яшиләр. Төбәгебез үсешенең нигезе менә шуннан гыйбарәт булуына ышанам.
Кадерле дуслар, сезнең тормышыгызда һәрвакыт яраткан эшегез, якын кешеләрегез, Ульяновск өлкәсе һәм безнең күркәм илебез хакына матур казанышлар өчен урын булып торсын.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.