Бердәмлеккә ни җитә!
24 октябрьдә Губернатор Алексей Русских милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын үткәрде.

Ульяновскиның 17 нче “Бердәмлек” модельле китапханәсендә министрлыклар, ведомстволар һәм милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм киләсе елга эш планын билгеләделәр. Төбәгебездә тыныч һәм тотрыклы хәл саклана, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре үзара дус-тату, аңлашып яшиләр, дип ассызыкланды совет утырышында.
Төбәгебез башлыгы белдерүенчә, Ульяновск өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклы, яхшы булып кала.
“Өлкә халкы арасында гомумроссия гражданлык бердәйлеге дәрәҗәсе 91 процентка кадәр җитте һәм соңгы елларда бу иң югары күрсәткеч булып исәпләнә. Бу халыкның үзен гомумроссия дәүләтчелегенең, тарихыбыз белән мәдәниятебезнең бер өлеше итеп тануында чагылыш таба. Әлеге күрсәткеч буенча без Идел буе федераль округы өлкә-республикалары арасында лидерлыкка чыктык. Тикшеренүләрдә катнашучыларның 71 проценты төбәгебездәге милләтара мөнәсәбәтләрне яхшы яки нормаль, конфликтларсыз дип бәяли. Бу әйбәт күрсәткеч”,- дип белдерде Алексей Русских.
Совет утырышында иминлекне тәэмин итүгә, экстремизм белән терроризмга каршылык күрсәтүгә, дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга, милли-мәдәни чаралар уздыруга, мигрантларны интеграцияләүгә һәм балаларның рус телен белүенә тестлар үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
“Агымдагы елда милләтара һәм конфессияара нигездә бер генә конфликт очрагы да теркәлмәде. Бу яктан Ульяновск өлкәсе Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң тотрыклы төбәкләрнең берсе булып кала. Узган елда да нәкъ менә шундый ук ситуация күзәтелде. Шуңа да карамастан, әлеге сферада куркыныч нәрсәләр, төрле низаглар килеп чыкмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк”,- диде Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе башлыгы Сергей Паховский.
Россия МВДсының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның тугыз аенда 44 мең чит ил гражданы миграцион учетка куелган, бу – үткән ел белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Безгә, нигездә, эшкә урнашу һәм белем алу өчен киләләр. Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан гражданнары теркәлүчеләрнең күпчелеген тәшкил итә.
“Миграциягә кагылышлы законнарның үтәлеше буенча чит ил гражданнарының эш һәм яшәү урыннарында ике меңнән артык тикшерү үткәрелде. 564 хокук тәртибен бозучы җаваплылыкка тартылды. Законсыз рәвештә яшәүчеләрне илдән чыгару турында 130 карар кабул ителде. Шулай ук безнең илдә булу срогын киметү турында 779 карар имзаланды. Иректән мәхрүм итү урыннарыннан, ягъни төрмәләрдән чыккан гражданнарны Россия Федерациясе территориясеннән депортацияләү хакында 45 карар тормышка ашырылды. “Резиналы” фатирлар буенча эш алып барыла. 318 кеше соры зонадан чыгып, үзенең мәшгульлеген законлаштырды”,- дип хәбәр итте Россия МВДсының Ульяновск өлкәсе идарәсе начальнигының гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү буенча урынбасары Владислав Инкин.
Мәктәпкә укырга кергәндә мигрант балаларының рус телен белүләренә тест үткәрү – мөһим аспектларның берсе. Мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова белдерүенчә, моның өчен баланың ата-анасы яки законлы вәкилләре тиешле документларны җыярга һәм укырга керергә теләгән мәктәптән юнәлтмә алып, тест үтү пунктына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ульяновскида өч шундый пункт эшләп килә, ә калган муниципаль берәмлекләрдә берәр пункт булдырылган. Тестны үтә алмаучыларга рус телен өйрәнү буенча өстәмә курслар узарга тәкъдим ителә.
“Апрель аенда яңа кагыйдәләр үз көченә кергәч, Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Босния белән Герцеговидан, Грузия, Сирия белән Латвиядән килгән 69 бала өчен тест үтү оештырылды, шуларның 38е тестны уңышлы уздылар”,- диде өлкә министры.
Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова истәлекле даталар һәм милли бәйрәмнәр уңаеннан үткәреләчәк мәдәни чаралар хакында сөйләде. Киләсе елда барлыгы 22 чара уздыру күздә тотыла, аларда 41 мең кешенең катнашуы көтелә. Өлкәнең традицион милли бәйрәмнәре – Сабантуй, Акатуй белән Шумбрат, Халыклар дуслыгы көне, милләтара Яңа ел, “Поющая Россия” Бөтенроссия рус җыры конкурсы, “Свадьба в Обломовке” туй мәдәнияте фестивале әнә шул исемлеккә керә.
“Губернатор өлкәнең мәдәният һәм финанс министрлыкларына киләсе елда да милли бәйрәмнәр үткәрү өчен акча бүлеп бирергә кушты. Шулай ук милли телләрдәге газеталарны нәшер итү, милли тапшыруларны эфирга чыгару өчен дә бюджетта акча каралачак”,- дип хәбәр итте Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.
Утырышта “Сембер җире геройлары” программасында катнашучы Дмитрий Хасанов чыгыш ясады: “Бүген Россия дәүләтенә, армиягә, махсус хәрби операциягә булышлык күрсәтүгә, теләктәшлек белдерүгә һәм халыкның бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән чаралар күбрәк, ешрак үткәрелергә тиеш дип саныйм. Җиңү көнен якынайту – безнең уртак бурычыбыз”.
Милли автономияләр һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре советның 2026 елга эш планына үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
“Без алдагы көннәрдә дә өч инструментка: милләтара диалогка йөз тотуга, Россиянең традицион кыйммәтләрен ныгытуга һәм хезмәт мигрантлары белән системалы рәвештә эшләүгә ставка ясаячакбыз”,- дип ассызыклады Губернатор.