Налогларны вакытында түләргә кирәк!

Өлкә Хөкүмәте рәисе Геннадий Спирчагов Федераль налог хезмәтенең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе Газинур Апсалямов белән очрашты.

2025 елның январь-сентябрь айларында Ульяновск өлкәсе бюджетына 68 млдр 679 млн сумлык налоглар кергән, бу - узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 10,2%ка, ягъни 6 млрд 373 млн сумга күбрәк. Шулай ук физик затлар кеременә налоглар да 18%ка арткан һәм 25 млрд 379 млн сум тәшкил иткән. Бердәм авыл хуҗалыгы налогы ике тапкыр үскән һәм төбәк казнасына 241 млн сум кергән. Сентябрь аенда Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләргә мөлкәт налогын һәм НДФЛны түләү кирәклеге турында 583 мең налог уведомлениесе җибәрелгән. 2024 ел өчен транспорт һәм җир налогы, физик затлар мөлкәтенә налог күләме 2,6 млрд сум тәшкил итә.

“Ульяновск өлкәсендә налог органнарының эшчәнлеге уңай динамика күрсәтә. Бу, беренче чиратта, төбәк экономикасының үсеше һәм гражданнарның налогларны вакытында түләү кирәклеген аңлавы хакында сөйли. Бюджетның керемнәр өлеше арта баруы безгә мөһим социаль программаларны тормышка ашыру һәм инфраструктураны үстерү мөмкинлеге бирә”,- диде Геннадий Спирчагов.

Газинур Апсалямов власть органнары белән учреждениеләрнең барлык төр налоглар һәм җыемнар буенча бурычларын вакытында үтәргә тиеш булуларын билгеләп үтте.