Кыргызстан белән экономик элемтәләр ныгый

Губернатор Алексей Русских Кыргызстан Республикасының Казандагы Генконсулы Эрик Бейшембиев белән ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
“Кыргызстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсен күп яклы партнерлык мөнәсәбәтләре бә йли һәм без аны яңа мәгънә белән тулыландырырга әзер. Узган елда субъектлар арасындагы товар әйләнеше күләме үсеш күрсәтте. Хәзер Кыргызстан төп сәүдә партнерларыбызның беренче бишлегенә керә. Уртак эшебезне активлаштырырга кирәк дип саныйбыз. Россия Президенты да “Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты кысаларында безнең алдыбызда шундый бурыч куя. Ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлегебезнең нәтиҗәләре күз алдында: Республика базарларында Ульяновскиның УАЗ автомобильләренә, шулай ук бездә эшләнгән алюминий профильләренә һәм пласстмассага ихтыяҗ арта бара. ИТ сферасында уртак проектларыбыз бар. Мәгариф тармагында да потенциал җитәрлек - безнең вузлар тыгыз элемтәләр урнаштырырга өлгерделәр инде. Безне традицион автопром белән авиация төзелеше генә түгел, фармацевтика, яңа материаллар һәм электроника да кызыксындыра”,- диде Алексей Русских.
Эрик Бейшембиев Ульяновскига сәфәре барышында “Автодом”, “Симбирск-мука” ширкатьләре, белем бирү учреждениеләре, “Волга”ның “ДАККОР” филиалы, “Ульяновск” порт тибындагы аерым экономик зона эшчәнлеге белән танышты.
Кыргызстан Республикасының Казандагы Генконсулы белдерүенчә, Ульяновск өлкәсе белән туризм, авыл хуҗалыгы һәм промышленность сферасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре зур.