Үзәк диния нәзарәтендә очрашу

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның тарихи резиденциясендә илебезнең төрле төбәкләреннән килгән мөфтиләр белән очрашу узды.
Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин Россия мөселманнарының лидеры Тәлгать Сафа Таҗетдинга туган көне уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен ирештереп, нык исәнлек, иминлек һәм илебезнең мөселман өммәтенә хезмәттә яңа уңышлар теләде.
Очрашуда катнашучылар агымдагы елның ноябрендә Уфа шәһәрендә узачак дини конференциягә әзерләнү мәсьәләсен карады. Мөфтиләр чараның программасы һәм көн тәртибенә куелачак темалар хакында фикер алыштылар.
Шундый очрашулар Россия мөселман өммәтенең бердәмлеген ныгыта һәм дини оешмалар эшчәнлеген нәтиҗәле координацияләүгә булышлык итә.
Аллаһы Тәгалә Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинга ныклы исәнлек, озын гомер һәм Россия мөселманнары хакына хезмәттә уңышлар насыйп итсен.