“Җәннәт - аналарның аяк астында”

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин “Мама” перинаталь үзәгендә булды. Төбәгебез мөселманнарының лидеры булачак аналарны һәм әни булу бәхетенә ирешкән гүзәл затларны Аналар көне белән котлады.

“Ана – ул тормыш, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек, чиксез мәхәббәт чыганагы. Ислам динендә аналарның дәрәҗәсе бик тә зур һәм югары. Коръәни-Кәримдә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) хәдисләрендә әниләребезне хөрмәт итү, олылау, гомере буе алар турында кайгыртучанлык күрсәтү кирәклеге ассызыклана. “Җәннәт – аналарның аяк астында”,- ди Аллаһының Рәсүле. Шуңа күрә газиз аналарыбызны ихтирам итик, аларны карарга беркайчан да авырсынмыйк, иң кадерле кешеләребезгә рәхмәтле булыйк. Әниләребезнең урыны һәрвакыт түрдә булсын!”- диде өлкә мөфтие.

Әлеге чара “Россия аналары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Ульяновск региональ бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Желтова, Ульяновскиның сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Ю.Ф.Горячев исемендәге өлкә балалар клиник хастаханәсе баш врачы Анна Минаева тарафыннан оештырылган иде.

Хөрмәтле аналарны шулай ук Ульяновскиның “Сәдака” хәйрия фонды директоры Руслан Хаймурзин сәламләде.

Аллаһы Раббыбыз барлык аналарга һәм балаларга да иминлек һәм ныклы сәламәтлек, һәрбер йортка, һәрбер өйгә бәрәкәт, саф мәхәббәт, шатлык һәм тынычлык насыйп әйләсен.

Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.