Туган илне саклаучыларга – гуманитар йөк

Чардаклы районы халкы актив гражданлык позициясе күрсәтеп, хәзерге вакытта фронт линиясендә хезмәт итүчеләргә гуманитар йөк озатты.

Папау һәм Татар Колмаеры авылларында гомер кичерүче милләттәшләребез СВО – махсус хәрби операция зонасында дошманга каршы сугышучы якташларыбызга гуманитар ярдәм – медикаментлар, азык-төлек, газ плитәсе, дымлы сөлгеләр һәм кием-салым тапшырдылар.

Район халкы бер-берең турында кайгытучанлык күрсәтү, бер-береңә карата игътибарлы булу катлаулы вакытта да мөһим кыйммәтләр булып калуын дәлилләп, уртак игелекле эшкә үз өлешен кертә.