Икенче Җәмигъ мәчетеннән – СВО зонасына
Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсе 104 нче һава-десант дивизиясенең 328 нче десант-штурмлау полкы хәрби хезмәткәрләренә прицеп тапшырды.

Ульяновскиның Икенче Җәмигъ мәчете 328 нче десант-штурмлау полкы сугышчыларына тапшыру өчен “Спутник” прицебы сатып алуны оештырган. “Сәдака” хәйрия фонды үзенең телеграм-каналында уртак гуманитар акциядә катнашып, техниканы хәрби хезмәткәрләргә тапшырулары турында хәбәр итә.
Прицеп Җәмигъ мәчете катнашында һәм “Сугыш инвалидлары” оешмасының региональ бүлекчәсе ярдәмендә сатып алынган. Тиздән техника махсус хәрби операция – СВО зонасына юл тотачак.