Геройлар истәлегенә – мәрмәр такталар

Чардаклы район үзәгендә махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган татар егетләре – Ильяс Илдус улы Хазиев белән Наил Нариман улы Сабиров истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасы узды.
Мәрмәр такталар Чардаклы бистәсенең 1 нче урта мәктәбе территориясендә урнаштырылды. Элегрәк әлеге белем бирү оешмасы йортында Константин Александрович Левый белән Константин Игоревич Масленнековның исемнәре мәңгеләштерелгән иде. Аларның һәркайсы батырлык һәм кыюлык символына әверелеп, Туган ил, газиз Ватан, тыныч күк йөзе хакына газиз гомерләрен дә кызганмаган.
СВОда катнашучыларны искә алу, аларның батырлыгына баш иеп, хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү чарасына Чардаклы район хакимияте һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, 1 нче мәктәп укучылары, геройларның туганнары һәм якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде.
Тантаналы чара герой егетләрне бер минут тынлык белән искә алу һәм мәрмәр такталар янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.