5 октябрь – Укытучылар көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсе укытучылары, мөгаллимнәре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Чын күңелдән Укытучылар көне уңаеннан тәбриклим!

Сезнең хезмәтегез тирән белемгә ия булу белән беррәттән, зирәк акыллы, олы йөрәкле һәм чын фидакарь булуны да таләп итә. Нәкъ менә шушы сыйфатлар чын остаз һәм мәгърифәтченең аерылгысыз өлеше булып тора. Көн саен сез белемегез һәм көчегезне укучыларга сарыф итәсез, шул рәвешле төбәгебезнең киләчәге өчен ныклы нигез – фундамент булдырасыз.

Педагоглар һәм аларның укучыларының уңайлы һәм илһамландыручы атмосферада эшли һәм үзләренең белем бирү проектларын тормышка ашыра алулары безнең өчен бик тә мөһим. “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектына таянып, Ульяновск өлкәсе мәктәпләрне модернизацияләү – яңарту буенча масштаблы программаны гамәлгә ашыра. Быел әлеге программада 12 гомуми белем бирү оешмасы катнашты. 2027 елга кадәр барлыгы 80гә якын мәктәпне ремонтлау һәм җиһазландыру күздә тотыла. Моннан тыш, безнең төбәк “Земство укытучысы” федераль программасында катнашучы булып кала һәм “Педагогның статусы турында” региональ закон кысаларында булышлык күрсәтүен дәвам итә.

Кадерле укытучылар, мөгаллимнәр! Бәһасез хезмәтегез өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм! Сезгә бәхет, сәламәтлек, кызыклы профессиональ проектлар һәм аларны тормышка ашыру өчен якты идеяләр телим. Шәхси казанышларыгыздан һәм укучыларыгызның уңышларыннан һәрбер көнегез шатлык белән тулып торсын!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.