СВО сугышчыларына – автомобильләр

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских СВО сугышчыларына автомобильләр тапшырды.
Регион башлыгы “Халык фронты “Россия өчен” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе белән берлектә ВДВның 104 нче гвардияле десант-штурмлау дивизиясе хәрби хезмәткәрләренә, Александр Матросов исемендәге гаубицалы артиллерия дивизионы һәм башка подразделениеләр сугышчыларына сугышчан бурычларны үтәү өчен алты автомобиль тапшырды.
“ОНФ белән берлектә подразделениеләрдән килгән заявкалар буенча эшлибез, уртак көч белән гуманитар ярдәм җыябыз. Быел гына да СВО зонасына 30дан артык автомобиль тапшырдык, тагын 25 берәмлек техниканы озатырга җыенабыз. Шулай ук РЭБлар, дроннар һәм башка кирәкле җиһазларны җибәреп торабыз”,- дип ассызыклады Алексей Русских.