РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИН:

“Россияне бик тә хаклы рәвештә иреклеләр – доброволецлар иле дип атыйлар: халыкның дүрттән бер өлеше – ил гражданнарының 25 проценты доброволец һәм волонтер сыйфатында эшли. Алар җәмгыятьнең тотрыклылыгын кискен рәвештә арттыралар. Игелекле эш башкаруыңны сизү, тою һәм күрү һәрвакытта да күңелгә хуш килә. Әлбәттә инде, бүләкләр алу ул рәхәт, әмма бүләк бирү, кешеләргә нәрсәдер бүләк итү күпкә рәхәтрәк. Әгәр инде матди булмаган бүләк, рухи бүләк булса, икеләтә, өчләтә мөһимрәк, рәхәтрәк”.