Мәүлид ае – изге ай

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең туган көне хөрмәтенә татар-мөселманнар яшәгән шәһәрләр һәм авылларда Коръән уку мәҗлесләре үткәрелә. Безнең Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчетендә дә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды.

Шәһәребезнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов бәйрәмне оештыручы буларак, Коръән сүрәләре укып дога кылдырды һәм Аллаһы Рәсүленең тормыш юлын үрнәк итеп, тирән эчтәлекле, гыйбрәтле вәгазь сөйләде.

Аннары Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин бәйрәм белән котлады һәм мәчетне зәвыклы итеп ремонтлау, бөтен уңайлыкларны булдыру максатында күп көч куйган өчен Ильяс хәзрәт белән аның ярдәмчеләренә рәхмәт белдерде. Ул апалар һәм әбиләргә бала-оныкларын ил күләмендә танылган, дәрәҗәле булган 22 нче татар мәктәбенә укырга бирергә киңәш итте. Әлеге мәктәпне тәмамлаучылар барысы да югары уку йортларына бик җиңел керәләр, диде ул.

Шулай ук өлкәнең “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге канаты астында эшләп килүче “Урама” фольклор ансамбле халкыбызның борынгы бәет һәм мөнәҗәтләрен яңгыратты. Аларның моңлы тавышлары челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләтә, тамашачыны әсир итеп, дулкын белән әкияттәге сихри дөньяга алып китә. Халык уен коралларына кушылган борынгы көйләр бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде.

Мәҗлес уңган хуҗабикәләр тарафыннан әзерләнгән табын артында дәвам итте. Мондый кичәләр халыкны берләштерә һәм динебез нигезләрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә.

Татар җанлы, югары белемле дин әһеле Ильяс хәзрәт Мухутдиновка Аллаһы Тәгалә тарафыннан халыкны оештыра белү сәләте бирелгән. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тагын озак еллар динисламыбызга хезмәттә булырга насыйп итсен.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,

Димитровград шәһәре.