Илдар Ханнанов урамы

Чардаклы районы Октябрьский бистәсендә гвардияле лейтенант, махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Ханнанов исемендәге урамны ачу тантанасы узды.

Илдар Ханнанов геройлык һәм патриотлык, Ватан сакчысына хас иң яхшы сыйфатларга ия сугышчы үрнәге булып тора. Аның батырлыгы безне Туган ил алдындагы бурычны истә тотарга һәм тыныч матур киләчәкне төзергә илһамландыра.

Без исемнәре газиз Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына көрәш белән бәйле булган һәрбер геройның тормыш юлын белергә, кадерләп сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы.

...2022 елның 3 мартында безнең десантчылар колоннасы Антонов аэродромыннан дошман чолганышына эләккән ротага ярдәмгә барырга чыга, әмма... засадага юлыга. Илдар Ханнанов сугышчан иптәшләренең артка китүен ышыклап, соңгы сулышына кадәр дошманны утка тота. Сугышчан бурычларын үтәгәндә батырлык һәм геройлык үрнәге күрсәтүе өчен, гвардияле лейтенант Ханнанов Мужество - Батырлык ордены белән бүләкләнә. Үлгәннән соң...

2022 елның феврале-мартында сугыш кырларында, гомумән, Украинада трофейлы монстрлар, әлбәттә, булмый әле. Җиңү җиле шундый күргәзмәләр өстеннән бераз соңрак исәчәк. Ул чакта - махсус хәрби операция башланганда, алда озак елларга сузылган куркыныч сугыш көтүен, утлы юллардан узарга һәм якыннарны мәңгегә югалту кайгы-хәсрәтен кичерергә туры киләчәген беркем дә хәтта күз алдына да китерми. 24 февральдә Гостомельгә юл тоткан ир-егетләрнең күпчелеге, СВОның беренче көннәрендә үк нацист җанварының бугазына ябышып та, нинди тәмуг аша үтәргә туры киләчәген белми...

“15ендә сәгать 12дә ул телефоннан шалтыратып: “Әни, без аэродромда”,- дип хәбәр итте. Ярар, алайса, дип уйлап куйдым... Кичә генә әле Алинәдән: “Әгәр командировкага барырга булса, нәрсә әзерләргә соң?”- дип сораган идем. “Әни, чебуреклар пешер, һәркайсын аерым чорнап куй”,- диде Алинә. Һәм шулай эшләдем дә: бушаган арада ашарга уңайлы булсын өчен һәр чебурекны пленка белән чорнадым. Алинә киленем үзе дә офицер бит. Алар үзара фикер алышкандыр, мөгаен. Соңгы вакытта әллә нинди төшләр кереп йөдәтте - ана йөрәге, күңеле сизгәндер... “Менә шушы сүзләрне ник әйтмәдем икән”,- дип уйлап йөрим хәзер. Бертуганым - Әфган сугышы ветераны, БТР водителе. Якында гына мина шартлап та, ул исән кала. Ул өстә булган егетләрнең яралануы, аларны барысын да алып ташлавы турында сөйли иде. Илдарның БМДда ничек йөргәнен беләм бит инде. Аның буе - метр да 86. Өстәвенә, өстендә 50 кг авырлыктагы обмундирование. Шуңа күрә машина эчендә үзен уңайсыз хис итә иде. “Улым, зинһар өчен, люкны ачып, машинадан башыңны чыгарып йөрмә”,- дип әйтергә генә иде бит. Менә шушы сүзләрне әйтә алмыйча калдым”,- ди гвардияле лейтенант Илдар Ханнановның әнисе Резеда Ханнанова.

Илдарның әтисе Зөлфир Ханнанов болай ди:

“Ә мин улыма һәрвакыт: “Әгәр берәр төрле хәл килеп чыкса, төркем булып җыелган урынга барма. Нәкъ менә кучага аталар бит”,- дип әйтә идем. Якынча нәкъ менә шулай килеп чыгар кебек иде. Чөнки Орлов үзенең чыгышында: “Дөресен генә әйткәндә, без бу сугышта 2014 елдан бирле катнашабыз инде”,- дип белдерде”.

Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан Ислам мәдәни-агарту үзәге карамагында Гостомель десанты геройлары музее эшләп килә. Резеда Фариз кызы Ханнанова тырышлыгы белән булдырылган әлеге музейханә гвардияле лейтенант, СВОда катнашучы Илдар Зөлфир улы Ханнанов исемен йөртә. Бу музейда көн саен патриотик юнәлештәге очрашулар, төрле чаралар уза. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар, СВО ветераннары, махсус хәрби операция геройларының туганнары һәм якыннары катнаша.

И.ХАСИБОВ.