Зөлфия Трубина - Мактау тактасында

3 октябрьдә “Ульяновск өлкәсе укытучыларының Дан аллеясы” дип исемләнгән Мактау тактасы яңа исемнәр белән тулыландырылды.
Төбәк педагогларының Мактау тактасында урын алган укытучылар арасында Яңа Малыклы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зөлфия Трубина да бар. Зөлфия Дамир кызы бөтен гомерен яшь буынга аң-белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Аны мәктәп коллективы, ата-аналар һәм балалар бик тә хөрмәт итәләр.