Рейхстаг колоннасында автографын калдырган
2025 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу – фронтта һәм тылда бер сафка басып явыз дошманга каршы сугышкан илебез һәм күрше дәүләтләр халкын берләштерүче мөһим тарихи дата. Бүген һәрбер патриотның һәм илебез гражданинының бурычы Икенче Бөтендөнья сугышының төп сәбәпләре, Җиңүгә ирешүдә СССР белән Кызыл Армиянең хәлиткеч роле турында дөреслекне саклап калып киләчәк буыннарга тапшырудан гыйбарәт.
Бүгенге язмам авылдашым – фронтовик Мөкатдәс Якуб улы Шамшетдинов турында.
Ул 1924 елның 20 сентябрендә Сакускай – Уразовка авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул кечкенә чактан ук әти-әнисенең кул арасына кереп, кырда һәм йортта эшләп үсә. 1943 елда 17 яшьлек Мөкатдәсне сугышка алалар. Фронтта аны башта шоферлар әзерләүче өч айлык курсларга, аннары танк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Егет ярты ел эчендә танкист һөнәренең бөтен нечкәлекләрен тирәнтен үзләштереп, алгы сызыкка – передовойга юл тота. Мөкатдәс Шамшетдинов экипажы танклар сугышында катнаша. Анда яшь танкист беренче сугышчан чирканчыкны ала һәм яралана. 1944 елның җәендә авылдашым хезмәт иткән танк бригадасы 1 нче Белоруссия фронтына юнәлтелә. Курку белмәс совет сугышчылары алдында Ковельгә (Украинаның Волынск өлкәсендәге шәһәр) һөҗүм итеп, немецларның ковель группировкасын тар-мар итү һәм төньяк юнәлешендә хәрәкәт итеп, Кызыл Армиягә үтеп керү өчен Польша капкаларын киң итеп ачып җибәрү максаты куела. Совет гаскәрләре немецлар оборонасын өзеп, Люблинога (Польшаның көнчыгышында урнашкан шәһәр) таба юл тоталар. Танкистлар геройлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтә һәм бөтен танк корпусы 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Аннары алар Польшаны фашист илбасарларыннан азат итәләр. Авылдашым Варшава-Белосток шоссесындагы (Белосток һөҗүм операциясе) атакада катнаша. Әлеге бәрелештә тәвәккәллек һәм кыюлык үрнәге күрсәтүе өчен танкист 3 нче дәрәҗәле Дан орденына лаек табыла. Ә Кенигсбергны штурмлауда катнашуы өчен “Кенигсбергны алган өчен” медале тапшырыла. Мөкатдәс Якуб улы явыз дошманга каршы сугышып, Берлинга кадәр барып җитә. Берлинны алганнан соң, аңа батальон старшинасы дигән хәрби звание бирелә. Германия башкаласында, бу вакытта шәһәр үзәгендә булган барлык совет солдатлары кебек, ул да Рейхстаг колоннасында үзенең автографын калдыру бәхетенә ирешә. Анда болай дип язылган: “Курск дугасыннан Берлинга кадәр. Ульяновск өлкәсенең Карсун районы Уразовка – Сакускай авылы”. Билгеле булганча, бары тик берничә ульяновскилы гына Рейхстагта үзләренең имзаларын калдырган.
9 май төнендә танкистлар автоматтан атышу тавышыннан һәм кычкырышкан тавыштан уянып китәләр. Баксаң, фашистлар Германиясе берсүзсез, шартсыз капитуляцияләү турындагы актка кул куйган икән. Зарыгып, түземсезлек белән көтеп алган Бөек Җиңү көне килеп җитә. Танк бригадасын Белоруссиянең Брест шәһәре янындагы Каменецк районына күчерәләр. Мөкатдәс танк командиры вазыйфаларын башкара. Туган якларына ул өч елдан соң – 1948 елның маенда гына кайтып төшә.
Мөкатдәс Якуб улы туган җирендә төпләнеп кала. Колхозда эшли, берничә мәртәбә партия оешмасы секретаре булып сайлана. Гомеренең соңгы елларында авылның яңадан торгызылган мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын үти. Фронтовик 2000 елда фани дөньядан бакыйлыкка күчә. 2024 елның сентябрендә аңа 100 яшь тулган булыр иде.
Сәид ДИАРОВ,
Карсун районы.