Азат Гайнуллин иҗатыннан

Бәрәкәтсез вакыт узуы...

Җәйләр уза, еллар үтә,

Кая чабадыр вакыт?

Иртүк торып кичләр җитә,

Сизелми дә кайвакыт.

 

Башкалар да шулай әйтә,

Кысылды, диеп вакыт.

Файдасызга вакыт җитә,

Кирәклегә калмый вакыт.

 

Кыямәтнең билгесе бит -

Вакытның кысылуы.

Хәдистә шулай килә бит -

Бәрәкәтсез булуы.

 

Дөнья куып, кирәк, диеп

Көн артыннан көн уза.

Кыямәткә вакыт бар, дип

Йөрәк, аяклар туза.

 

Гыйбадәтсез үткән көннәр

Әле җитәрлек безнең.

Бәрәкәтле булган көннәр

Әле санаулы безнең.

 

Тәүбә ишекләре ачык -

Бөгелеп сәҗдә кылыйк.

Аллаһтан бәрәкәт сорап,

Риза булуын сорыйк.

 

Нәрсә соң ул нәфсе?

Аллаh биргән безгә тере җан,

Акыл белән сайлау мөмкинлеген.

Иң мөһиме - биргән безгә иман,

Язмыш юлы язган тәкъдирен.

 

Шуңа өстәп Аллаһ биргән нәфсе,

Сабырлыкны безнең сынар өчен.

Шайтан илә нәфсе hәммәсе

Бик мәкерле безнең иман өчен.

 

Тик нәрсә ул Аллаһ биргән нәфсе -

Шайтан вәсвәсәсеме, гадәти теләкме?

Җигә кайчак безне бит ул нәфсе -

Иман зәгыйфьлеге, әллә гафиллекме?

 

Җавабы бар һәм дә ул билгеле -

Иман белән кирәк дини гыйлем.

Нәфсен җигәр иман камиллеге,

Аллаһ, бирче безгә ныклы гыйлем!

 

* * *

Күңел эзли камиллекне,

Күзләр эзли чибәрлекне.

Йөрәк тели гадилекне,

Нәфсе тели рәхәтлекне.

 

Күрше тели юмартлыкны,

Әни тели рәхимлекне.

Дустың тели тугрылыкны,

Халкың тели күркәмлекне.

 

Һәркем тели матур итеп

Тормыш юлын үткәрергә.

Аллаh тели тәртип салып,

Иман белән яшәтергә.

 

Аллаh бизәкләре

Аллаһ яраткан табигать

Шундый гаҗәеп икән.

Җәй, яз, көз һәм кышның

Үз гүзәллеге икән.

 

Шул гүзәллеккә сокланып,

Аллаһка шөкер итик.

Тыныч тормыш сорап,

Аллаhтан өмет итик.

 

Тирә-юньнең матурлыгын

Яхшылап күрә белик.

Аллаһ биргән мул тормышның

Бүген кадерен белик.

 

Кәшә халкы

Кәшә җирлегендә тора төрле халык -

Бар эшчәне, бар хезмәтне бик сөймәүче.

Бар данлыклы колхозчылар, ярышчылар,

Корбан итеп илебезне яклаучылар.

 

Кәшә җирлегендә яши төрле милләт -

Бар чуашлар, бар урыслар,

Күпчелеге инде татар.

Бар үз халкы өчен вакыт жәлләмичә,

Өлкәннәргә ярдәм кулы сузучылар.

 

Кәшә җирлегендә яши тырыш халык -

Мәчет, чиркәү, зиратны кайгыртучылар.

Үз йортларын чиста-пөхтә тотып,

Кунакларны көтеп торучылар.

 

Кәшә җирлегендә яши көчле халык -

Бирешмиләр дөнья афәтенә.

Бердәмләшеп, авыр хәлдә калганнарның

Хәлен аңлап, ярдәм итүчеләр.

 

Аллаһ бирсен Кәшә җирлегенә

Бәрәкәтле тормыш, җир муллыгы,

Бәхетле һәм ныклы гаиләләр.

Иман белән гомерләр үткәреп,

Насыйп булсын Аллаһ ризалыгы.

Азат ГАЙНУЛЛИН,

Кәшә авылы.