Сүнмәсен йөрәктә назлы яз
* * *
Ашкынсак та шәһәр тормышына,
Шәһәр җире безне чит итә.
Теләгебез белән ябылабыз
Фатир дигән сәер читлеккә.
Монда тормыш бүтән,
Серләшерлек
Телем калган икән авылда...
Кирәк түгел булып чыкты монда
Авылда тупланган акыл да.
Тик шулай да,
Күнегәсең инде -
Яшәргә кирәк ничек тә.
Вакыт-вакыт төшкә керә авыл,
Түшәмгә эленгән бишек тә.
...Авыл мине үзе эзләп тапкан
Һәм кайтарган гомер языма...
Ерагайган саен якынаям
Ташлап киткән туган ягыма.
* * *
Тукталышта син кагылып
Үттең дә, туктап алдың.
Җанга җан җылысы өреп,
Үптең дә, син югалдың.
Мин кинәт кабынып китеп,
Утыңда янам инде.
Юлларыңа чаткы сибеп,
Эзеңнән эзлим сине.
Күздән очтың,
Ә мин эзлим
Урамнарда буранда.
Кышкы салкын салкынмени,
Җанда җылы булганда.
Ишелеп яу әле, буран,
Көртләрең тоткарласын.
Зинһар, булыш, гомерлеккә
Үкенечем калмасын!
...Рәхмәтле мин тукталышка,
Мең рәхмәтле буранга!
Бәхетемне эзләп таптым
Кышкы карлы буранда.
* * *
Төрлесе булды тормышта:
Агы бар, карасы бар.
Кимсеттеләр кайвакытта,
Абынсаң - торасы бар.
Сирәк-мирәк мактадылар,
Фәлән-фәтән бу, диеп.
Тактага кадакладылар,
Борынны өскә чөеп.
Соңгы тапкыр кисәтүләр
Озата барды һаман.
Шашынып шашты түрәләр,
Искиткеч иде заман.
...Ә мин һаман исән әле,
Актан-ак әле өмет.
Язмышымның азган мәле -
Яшәмәгән дә кебек!
Гомер бары...
Гомер бары яра ясап йөрдем,
Бәлки, үзең дә син сизгәнсең...
Кеше күрмәгәнне тик мин күрдем,
Белмим, ничек кенә түзгәнсең.
Гомер бары яра салып йөрдем,
Әмма мин хыянәт итмәдем.
Күпләр өчен кыяларга мендем,
Тик мин сине ташлап китмәдем.
Көлмә миннән, тупас, саран, димә,
Уңай чакларым да җитәрлек.
Кеше күрмәгәнне күреп син дә
Өр-яңадан гашыйк итәрлек!
Чагыштыру
Көзләрем көләч җәй кебек -
Йоклап калырга оят.
Иреннәремә кагылып,
Назлавың белән уят!
Күңелемдә былбыл сайрый,
Ихлас илһам кагыла.
Хисләремә тагыла да,
Җыр-моң булып агыла.
Тик үткән елларым гына
Маңгайларга сыр суза.
Бәла түгел, яшик әле
Сырларны сыза-сыза.
Җәй артыннан җәйләр килмәс -
Табигать күренеше.
Гомер көзем - яшәвемнең
Алтынга тиң өлеше.
Өйрәт әле, әнкәй!
Кайттым менә туган нигеземә,
Нидер сөйләп йөрим үз-үземә.
Күңелемнән барлыйм берәм-берәм
Үткән яшьлегемне синең белән.
Хәл белешер кешем бармы монда?!
Агымсудай гомер үтә тора...
Хәтер сыек, тормыш агымында
Күп нәрсәне инде оныттыра.
Йөрәк кенә унсигездә һаман,
Максатларын куя элеккечә.
Сизми-тоймый килгән авырудан
Сулыш алуларын көчкә-көчкә.
Элек тә мин шундый идем микән?!
Көзге салкын өтә үзәгемне.
Аңламадым нигә генә икән
Синең иң кадерле сүзләреңне?
Битарафлык тырный күңелемне,
Нишләп басып катып калдым кинәт?
Үз-үземдә табылырга мине
Өйрәт әле, әнкәй, зинһар, өйрәт!
Хәтер кылларыма кагылганда,
Өйрәт мине төшләремә кереп!
Өйрәт мине сине сагынганда,
Өйрәт, әнкәй,
Нәкъ элекке кебек!
Оныт
Туйдым инде,
Сине бүтән көтмәм,
Эзләреңнән эзләп йөрмәм бүтән.
Йолдызларга да үрелмим күптән,
Шуышырга вакыт бу чокырлы көрттән.
Вакыт дәваларга, дару табып,
Син калдырган яра-әрнүләрне.
Оныт син дә,
Булмас кире кайтып
Йөгәнләргә кабат мин - юләрне.
Калдыр мине
Көтмәгәндә,
Сине күргән саен
Ныграк сагынып калам.
Әмма
Үз-үземне бүтән алдый алмам,
Күрәсең,
Мин дә олыгаям.
Калдыр мине...
Син беренче калдыр.
Йөрәкләрне меңгә телгәләгән
Сәгатьләрнең cәбәпләре бардыр...
Көзгә мәдхия
Салкын җилле көзге яңгыр
Бертуктамый сибәли.
Калай түбә шабыр-шыбыр
Күңелләрне телгәли.
Бакча җыям, аякларга
Кара балчык сылаша.
Таллар иелеп елгага
Көз белән саубуллаша.
Алмагачым шәрә калган,
Яфрак яуган төбенә.
Хуҗабикә җыеп алган
Уңышларга сөенә.
Вакытлыча хәтфә тунын
Җилгә очырган каен.
Йокыда көтеп май аен,
Киенер табып җаен.
Көттем язлар, җәйләр көттем,
Һәммәсе үз-үзенә.
Чутлый-чутлый мин дә җиттем
Гомеремнең көзенә.
Яз әле, язучым!
Яз әле, язучым, тәфсилләп,
Халкымны бәхетле итеп яз.
Нигездә бары тик бер теләк -
Сүнмәсен йөрәктә назлы яз.
Яз әле, язучым, тетрәтеп
Караңгы көнбатыш ягында
Ватаның, халкыңның хаклыгын
Яклаган батырлар хакында.
Хөрмәтле язучым, уяу бул
Кыйммәтле милләтең сагында.
Дәрт өстәп укучы халкыңа,
Өметен яңартып тагын да.
Яз әле үз иткән милләтең
Яшәвеш рәвеше хакында.
Иҗатың чишмәсе кипмәсен,
Яшәсен яраткан халкыңда!
* * *
Без - Тукайлы халык!
Телебезне
Кимсетергә кемнең хакы бар?
Бар җиһанда олы мәйдан тотып
Исбатларга бүген хаклылар!
Бөек Тукай телен, ана телен
Вәгъдә,
Олуг ядкарь итеп сакларга!
Кирәк була калса, яу кырында
Каным белән язып акларга!
* * *
Туп шартлаулар бер көн тынып калыр,
Җиргә иңәр кояш яктысы.
Кайтыр арып, кайсы яраланып,
Киткәннәрнең яуга яртысы...
Җәрәхәтле гаиләләрнең зары
Кемнәргәдер сәер күренер.
Ятим калганнарның йөрәкләре
Салкын сагышларга төренер.
Күңел әрни, күңел өзгәләнә,
Күңел кайрый тупас кылычны...
Әмма тоя - бәйсез яшәү өчен
Һәрберебез җирдә бурычлы!
* * *
Туктатыр идем мин дөньяны,
Җитәрлек ул мине сынады.
Каргамыйм барыбер мин аны,
Сыналды иманым - сынмады.
Туктатыр идем мин дөньяны -
Ямарга яралган яраны.
Адашып калмасмы яманы -
Кайгысы, сагышы, ялганы.
Яңадан җан өреп мин аны,
Ныгытып, онытып дөньямны,
Тазартыр идем бар җиһанны,
Авызлыклап тилергән заманны.
Теләмим ахырын заманның,
Югыйсә, баласы мин аның.
Яшисе килә саф һаваның,
Тоеп бар бәхетен дөньяның.
* * *
Заманасы бозык,
Зарланабыз -
Кемнәр бозды, нигә бозылды?
Гөрләп-шаулап, космосны яулап
Яшәгәндә
Нигә соң ул тузды, тузылды?
Зарланабыз...
Инде башым тубал.
Минем зарланудан ни файда?
Илләр сугыш-сугыш уйнаганда,
Тынычлыкка
Бармы юллар, алар соң кайда?
Туплар шартлый, күктә кошлар оча,
Тыңласагыз, бар бер киңәшем.
Барыгыз да чутта, бер чиратта
Көтәсезме
Өлгергән "чикләвек" тәлгәшен?..
* * *
Мактанмагыз мал байлыгы белән,
Сак булыгыз дингә килгәндә.
Гайрәтләнеп, "өстән" кимсетмәгез
Берәү сезгә
Гади генә сорау биргәндә.
Мактанмагыз таш пулатлар белән,
Мал-туарлар, тимер арбалар...
Үлчәү баскычлары хөкем итәр -
Кемнәр байлар, кемнәр ярлылар...
Гади генә сорау борчый мине -
Кыйммәт микән иман байлыгы?
Рухи байлык җитми кемнәргәдер,
Артка этә күңел тарлыгы...
Оныкларыма
(Шаярып)
Туган җирем нигезендә,
Йорт капкасы төбендә
Оныкларыбызны көтеп
Утырабыз һәр көндә.
Кояш баерга җыена
Алсу-зәңгәр күгендә.
Болыннарда уйный-уйный
Арыганнар бүген дә.
Әби-бабай көтәдер, дип
Аптырамыйлар бер дә.
Җитәр, диеп, бүгенгә,
Әбисе итәгендә
Йоклап киткән песи дә.
Малайларның берсенең дә
Һич китмидер исе дә.
Караңгы төшеп килә,
Ут алдылар һәр өйдә.
Кинәт капка ачылды -
“Егетләр” пәйда булды.
Яннарындагы ике кыз
Ишегалдына узды.
Исәнләшеп икесе дә,
Йомшак кулларын сузды.
Чиратлашып эндәшә:
- Таныш булыйк, мин - Фәридә,
- Ә мин булам Миләүшә.
(Менә сиңа могҗиза:
- Син ризамы?
- Мин риза?)
...Ә без капка төбендә
“Нәни”ләребезне көтеп
Утырабыз бүген дә,
Гомеребез көзендә.
Шәфикъ ИМАТДИНОВ,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.