“Өмет”кә – Рәхмәт хаты

Яңа ел бәйрәме алдыннан “Өмет” газетасы редакциясе Ульяновск өлкәсе социаль үсеш министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Губернатор урынбасары Александр Коробко өлкә һәм район газеталары редакторларының ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсен үткәрде. Анда Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш министры Дмитрий Батраков Гаилә елы кысаларында үткәрелгән чараларны актив яктырткан газеталар редакцияләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүче матбугат чаралары арасында безнең “Өмет” газетасы да бар. “Өмет”нең 35 еллыгына – 35 татар гаиләсе” сәхифәсен булдырып, ел дәвамында газета укучыларны үрнәк һәм бәхетле парлар белән таныштырып баруыбыз җитәкчелек тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.