Хезмәтенә күрә – хөрмәте

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы Алсу Назмутдинова Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә мәхәллә мөселманнарының ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышы узды. Анда өлкә парламенты депутаты Владимир Парфенов танылган милләттәшебез – Заволжье районы татар автономиясе һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Алсу Фәһим кызы Назмутдиновага өлкә Законнар чыгару Җыелышының Мактау грамотасын тапшырды.

Алсу ханым узган гасырның сиксәненче еллар ахырыннан бирле милли һәм дини эшләрдә актив катнашып йөри. Ул Ислам мәдәни-агарту үзәгенә килгән һәрбер кунакны ачык йөз, колач җәеп каршы ала. Мәхәллә ашханәсендә төрле мәҗлесләрне оста, җиренә җиткереп оештырып, халыкны татар ашлары белән сыйлый. Милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калып үстерүгә дә зур өлеш кертә.