Балаларның теләкләре чынга аша

Губернатор Алексей Русских “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашучы балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.

“СВО – махсус хәрби операция зонасында кулларына корал тотып Туган илебезне дошманнан саклаучы якташларыбызның улларын һәм кызларын, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны һәм безнең игътибарыбыз, ярдәмебез аеруча да кирәк булган балаларны Яңа ел бүләкләре белән шатландырдык. Балаларның теләкләре һәм хыяллары төрле, әмма аларны һәммәсен дә Яңа ел могҗизасына ышану берләштерә. Әлеге игелекле акциягә бик күп киң күңелле кешеләр кушылды. Мәсәлән, “Деловая Россия” оешмасы эшмәкәрләре балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар өчен бик тә күркәм кичә оештырдылар”,- дип белдерде Губернатор.