2024 ел нәтиҗәләре Сәламәтлек саклау
2024 елда беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча 14 медицина оешмасында капиталь ремонт үткәрелгән.
Узган елда 6 ФАП, шул исәптән Чардаклы районы Абдулла авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган.
2022 елның октябрендә безнең төбәктә авиацион санитар транспорт экстрентлы пациентларны медицина учреждениеләренә ташу белән шөгыльләнә башлады. 2024 елда санитар авиация врачлары йөрәк-кан тамырлары, травматология, хирургия патологиясе булган 45 авыруны үлемнән коткарып калганнар. Ульяновск өлкәсендә санитар авиация көн саен һәм тәүлек буе эшли, пациентларга әлеге хезмәт түләүсез күрсәтелә. Санавиация экстренлы авыруларны Мәскәү, Пенза һәм Ульяновск медучреждениеләренә кыска гына вакыт эчендә илтеп куя.
Үткән елның январенда авыл хастаханәләре автопаркына 22 яңа җиңел автомобиль тапшырылган. Сентябрь аенда тагын 27 яңа автомобиль район больницаларына юл тоткан.
Ульяновскида балалар инфекцион корпусы төзелә. Ул тиздән сафка бастырылачак, бинаның әзерлек дәрәҗәсе 80 процент тәшкил итә.
Новоспасское район хастаханәсенә яңа ангиограф кайтартылган. Хәзер биредә өлкәнең көньяк районнарында яшәүче пациентларның йөрәк-кан тамырларына катлаулы операцияләр ясыйлар.
“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча өлкә онкология диспансерының реанимация һәм лаборатория хезмәте өчен сигез берәмлек заманча медицина җиһазлары юнәтелгән. ИВЛ аппаратлары, анализатор һәм стерилизаторлар, УЗИ-аппараты, операционный өчен җиһазлар авыруларны сыйфатлы дәвалау мөмкинлеге бирә. Үткән елда амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре челтәре киңәйтелгән, хәзер өлкә территориясендә сигез шундый үзәк эшләп килә. Былтыр Барыш район хастаханәсе һәм Ульяновск шәһәренең 1 нче поликлиникасы базасында амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре ачылган.