Ятим балаларга – фатирлар

2024 елда Ульяновск өлкәсендә 330дан артык ятим бала торак белән тәэмин ителгән. Бу максатта төбәк бюджетыннан 839 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Ульяновск өлкәсенең ЖКХ һәм төзелеш министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге акча хисабына 332 кеше торак белән тәэмин ителгән, шуларның 239ы – фатир, 93е торак сертификатлары буенча акчалата түләү алган. Безнең төбәктә ятим балаларны торак белән тәэмин итү проблемасы этаплап хәл ителә: ел саен фатирлар сатып алуны финанслау күләме арта, шулай ук 2023 елда торак юнәтү өчен акчалата сертификатлар кертелгән. Ятим балаларга торакны арендалаган өчен акчалата компенсация түләнелә. Узган елның апрелендә ул биш мең сумнан сигез мең сумга кадәр җиткерелгән. Әлеге социаль ярдәм чарасы ятим балаларга 18 яшь тулганчы һәм белем бирү оешмаларында укуларын тәмамлаганчы бирелә.