Милли автономияләргә дәүләт ярдәме

Губернатор Алексей Русских милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышын үткәрде. Анда 2024 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм алдагы елның өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.

2024 елда Ульяновск өлкәсендә милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга, гомумроссия гражданлык бердәйлеген булдыруга юнәлтелгән 500дән артык чара үткәргәннәр.

“Ульяновск өлкәсендә бердәмлекне, милләтара һәм конфессияара дуслыкны саклап калу – безнең уртак бурычыбыз. СВО – махсус хәрби операция дәвам иткән шартларда Ватанны саклаучыларга ярдәм күрсәтүгә үзләреннән зур өлеш кертүче Совет әгъзаларына аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Без милләтара хезмәттәшлек культурасы булдыруга аеруча зур игътибар бирәбез. Үсеп килүче буынны традицион кыйммәтләр, уртак тарих һәм бөек җиңүләр даны үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. РФ Президенты 2025 елны юкка гына Ватанны саклаучылар елы дип игълан итмәде бит”,- дип ассызыклады регион башлыгы Алексей Русских.

2024 елда милли һәм дини иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгытуга, гомумроссия гражданлык бердәйлеге булдыруга, яшьләр арасында радикаль милләтчелек һәм дини агымнар һәм идеологияләр таралуына каршылык күрсәтүгә юнәлтелгән 500дән артык зур чара үткәргәннәр. Аларда 150 меңнән артык кеше катнашкан. Ульяновск өлкәсе халыкларының Дуслык көне, татарларның Сабан туе, чувашларның Акатуе, мордваларның Шумбраты, рус җырын башкаручыларның “Поющая Россия” Бөтенроссия конкурсы, халыкара Нәүрүз бәйрәме, “Гүзәллек һәм аналар көне” әрмән мәдәнияте көне, мини-футбол буенча “Халыклар дуслыгы кубогы”на милләтара турнир, дзюдо буенча Гейдар Алиев истәлегенә төбәкара турнир әнә шундыйлардан. Әлеге мәдәният һәм спорт вакыйгалары төрле милләт вәкилләрен берләштерә, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыга.

Чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни адаптацияләү, интеграцияләү, шулай ук экстремизм һәм терроризм идеологиясе таралуына каршылык күрсәтү максатында 150гә якын чара үткәрелгән. Әлеге чараларда җиде меңнән артык чит ил гражданы катнашкан.

2024 елда “Ульяновск өлкәсендә гражданлык җәмгыяте һәм дәүләт милли сәясәте” дәүләт программасы кысаларында НКОларга субсидияләр бүлеп бирелгән, милли телләрдә телевизион тапшырулар эфирга чыккан, шулай ук мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелгән, экстремизмны профилактикалауны һәм мигрантларны адаптацияләүне күздә тоткан чаралар оештырылган. Бу максатта өлкә бюджетыннан 16 миллион сум акча бүленгән. 2025 елда Губернатор карары нигезендә милли эшләрне финанслау күләме сизелерлек дәрәҗәдә артып, 25 миллион сум тәшкил итәчәк.

Утырышта төбәкнең иҗтимагый тормышында актив катнашучыларны бүләкләделәр. Өлкә мәгариф үсеше институтының этномәдәни белем бирү бүлеге начальнигы Ирина Матюнинага милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә спорт активистлары өлкә Губернаторының Рәхмәт хатларын алу бәхетенә ирештеләр.