Айсылуның хыялы тормышка ашты
Ульяновск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Алексей Леушкин “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашып, 11 яшьлек Айсылуны Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм бүләк – квадрокоптер тапшырды.
Айсылу инженерлык лицеенда укып йөри, фотографиягә төшерү белән мавыга – табигать күренешләрен һәм хайваннарны фотосурәткә төшерергә аеруча ярата инде. Сәләтле кыз квадрокоптерлы булу турында хыялланып, Кыш бабайга хат язган.
“Айсылуның күптәнге хыялын чынга ашырырга ярдәм итә алуыма чиксез шатмын. Балаларыбыз мөмкин кадәр озаграк төрле могҗизаларга ышанып яшәсеннәр иде”,- ди өлкә министры.