Дин әһелләрен бүләкләделәр
Губернатор Алексей Русских дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча совет утырышын үткәрде. Ул дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында региональ диния нәзарәте вәкилләре дә бар.
Иске Кулаткы районы мөхтәсибе, Яңа Зимница авылы мәчете имам-хатыйбы Рушан хәзрәт Гафуров, Ульяновск шәһәре имам-мөхтәсибе, Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин, Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәте рәисенең урынбасары Илдар Мансур улы Мингалеев һәм региональ диния нәзарәтенең Иҗтимагый советы башкарма комитеты рәисе Марат Таһир улы Бахтеев Ульяновск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мөхтәрәм дин әһелләренең рухи-әхлакый традицияләрне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүе, Ульяновск өлкәсе территориясендә нәтиҗәле иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.
“Диния нәзарәте карамагындагы барлык мәчетләрнең имамнары да традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерү, җәмәгатьне дин юлына тарту, намазга бастыру максатында зур тырышлык һәм көч куялар. Алар СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда да актив катнашалар. Сугышчыларыбызның якыннарына ярдәм кулы сузалар, аларны мәҗлесләргә чакырып хөрмәтлиләр. Өлкә җитәкчелеге, Губернаторыбыз Алексей Юрьевич Русских Туган ил хакына хезмәтләребезне күрә һәм югары бәяли. Аллаһы Раббыбыз эш-гамәлләребездән разый булсын, әҗер-савапларын насыйп итсен”,- ди Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин.