Зур Чирекле «Батыр»ы
Николаевка районы Зур Чирекле авылында «Батыр» дип исемләнгән яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасы узды. Заманча җиһазландырылган спорт комплексы СССРның дзюдо буенча атказанган спорт мастеры Хәбил Бикташев исемен йөртәчәк.
“Батыр”ны рәсми рәвештә ачу тантанасында шәрәфле кунаклар - Ульяновск өлкәсендә Россия Федерациясе Президентының приемные җитәкчесе, Ульяновск өлкәсе буенча Баш федераль инспектор Юрий Кулик, Ульяновск өлкәсенең физкультура һәм спорт министры Николай Скобелин, Николаевка район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова, Никулино авыл җирлеге башлыгы Умәр Айбулатов, СССРның дзюдо буенча атказанган спорт мастеры Хәбил Бикташев һәм авылның җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
“Россия Президенты Владимир Путин спорт белән шөгыльләнүчеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар санын арттыру бурычы куя. Әлеге заманча спорт объекты нәкъ менә шул максат белән сафка бастырылды”,- дип белдерле Юрий Кулик.
“Яңа гына ишекләрен ачкан “Батыр”да район ярышлары, физкультура-сәламәтләндерү чаралары һәм тренировкалар узачак. Моның өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар: уеннар үткәрү өчен зал, киемнәрне алмаштыру һәм тренер бүлмәләре, медкабинет төрле буын вәкилләрен көтә”,- диде район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова.
Спорт комплексы замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Комплексның тышкы күренеше үк игътибарны җәлеп итә: территорияне койма белән тотып алганнар, мәйданчыкларга һәм ачык һавадагы тренажерларга илтүче юлга асфальт җәйгәннәр. Кыскасы, спорт белән шөгыльләнү өчен биредә уңайлы һәм имин шартлар тудырылган.
Никулино авыл җирлеге башлыгы Умәр Айбулатов барлык авылдашлары исеменнән төзүчеләргә, өлкә Хөкүмәте белән район хакимиятенә, меценатларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.