Бердәмлектә - көч
Яңа ел алдыннан Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә илледән артык бизнесмен бергә җыелып, ахырына якынлашып килүче елга нәтиҗә ясадылар.
Мәчет - ул шәһәр мөселманнарына рухи-әхлакый тәрбия бирү үзәге. Ел дәвамында мәхәллә җитәкчелеге тарафыннан күп чаралар үткәрелгән. СВОда - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, әти-әниләре, хатыннары һәм балалары игътибар үзәгендә. Аларны төрле очрашуларга, гает намазларына һәм дини мәҗлесләргә чакыралар. Үсеп килүче буын - балалар белән зур эш алып барыла. Әлеге изге эшләрне без шәһәребезнең мөселман бизнесменнары ярдәмендә башкарабыз, диде үзенең отчетында мәчетнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов.
“Шулай ук ел буе мәчеттә ремонт эшләре алып бардык, хәзер гыйбадәтханәбез күпкә күркәмрәк тә, матуррак та, шуңа күрә балалар һәм яшьләр бик теләп, ашкынып йөриләр. Мәчеткә һәрьяклап ярдәм күрсәтүегез өчен барыгызга да Аллаһының рәхмәтләре яусын, әҗер-саваплар насыйп итсен”,- дип өстәде хәзрәт.
Эшмәкәрләр белән очрашуда өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин, Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров, шәһәр татар автономиясе рәисе Марат Вәлиев, Димитровград шәһәренең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева катнашты. Алар шәһәр Җәмигъ мәчете эшчәнлеген югары бәяләделәр. Ә “Своих не бросаем” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Ахметшин мәчет музеена сувенирлар тапшырды. Ул шушы көннәрдә генә фронттан якташларыбыз ашый торган бер буханка ипине алып кайткан. Аны очрашуда катнашучылар авыз итеп карадылар.
Күркәм очрашу милли сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән мәҗлес белән тәмамланды. Шәһәр мөселманнарын борчыган проблемалар турында фикер алышу өстәл артында да дәвам итте.