Җырлыйлар да, умарта да үрчетәләр

Яңа ел бәйрәме алдыннан өлкә Губернаторы Алексей Русских Ульяновск шәһәрендә гомер кичерүче бар яктан да үрнәк булырлык Альметовлар гаиләсендә кунакта булды.

Алмаз һәм Алсу Альметовлар алма кебек өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы “Утес” предприятиесендә хезмәт итә, ә өч бала анасы Татар мәдәният үзәге каршында уңышлы гына эшләп килүче балалар вокаль түгәрәгенә һәм “Урама” фольклор ансамбенә җитәкчелек итә.

Альметовлар махсус хәрби операция - СВО зонасына җибәрү  өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Тырыш гаилә күптән түгел генә социаль контракт төзү бәхетенә ирешкән. Дәүләт ярдәменә таянып, алар умартачылык белән шөгыльләнәләр. Кече яшьтән үк эшкә өйрәнеп үскән балалары Айгөл, Әмир һәм Әнвәр әти-әниләренә бөтен яктан да ярдәм итәргә тырышалар. Алар - иҗади балалар, музыка белән мавыгалар, яхшы билгеләргә генә укыйлар. Альметовлар шәһәр күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда һәм милли-мәдәни чараларда катнашып, һәрвакыт призлы урыннар алалар. Илебез һәм халкыбыз, татар милләте язмышына битараф булмаган гаилә бу.

“Балаларына рухи-әхлакый тәрбия биреп, Россиянең чын патриотлары итеп үстерүче менә шундый күп балалы гаиләләр күбрәк булсын иде. Илебезнең матур киләчәге шушы егетләр һәм кызлар кулында”,- диде Губернатор Алексей Русских.