Яңа ел бүләге
Ульяновск район больницасының баш врачы Марат Сафетов “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Марат Сафетов Яңа ел бәйрәме алдыннан Чынлы районында яшәүче Малофеевлар гаиләсен бүләкләре белән шатландырды: 10 яшьлек Машага - тюбинг, 5 яшьлек Сашага робот-трансформер тапшырды.
“Һәрбер бала Яңа ел могҗизасына ышана. Без - өлкәннәр, аларның теләкләрен һәм хыялларын чынга ашырырга бурычлы”,- ди Марат Ринат улы.