Россиянең спорт мастеры

Ульяновск өлкәсенең танылган көрәшчесе Артур Илгиз улы Хакимовка Россиянең халыкара класслы спорт мастеры дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелде.

Артур Хакимов 12 яшеннән бирле көрәш белән шөгыльләнә. Ул - көрәш буенча Россия чемпионатларының күп тапкыр призеры, Россия һәм дөнья чемпионы, БРИКС илләренең мультиспорт уеннары җиңүчесе. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры һәм самбо буенча спорт мастерына кандидат дигән исемнәр иясе.

Артур Илгиз улын һәм аның остазы - өлкәнең спорт көрәше федерациясе җитәкчесе Фәнис Заббаровны чын күңелдән котлыйбыз!