Балаларга - татлы күчтәнәчләр

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов Яңа ел бәйрәме алдыннан Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә ике дистәдән артык татар гаиләсендә булды.

Тимерьюл районы татарларының лидеры СВОда - махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларны, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче нарасыйларны татлы күчтәнәчләре белән сөендерде.

Яңа елдан ниндидер могҗиза, теләкләре һәм хыяллары чынга ашуын көткән балалар Кыш бабай белән Кар кызына үзләре ясаган кул эшләрен һәм рәсемнәрен күрсәттеләр, татарча җырлар башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Ә шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов һәркайсының күңелен күрергә тырышты, һәрберсенә игътибарлы булды һәм Яңа ел бүләкләрен тапшырды.