Балага исем кушу һәм гакыйка корбаны
Җомга вәгазе
Бисмилләһир рахмәнир рахим!
Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләребез, бүгенге вәгазебез ата-аналарның балалары алдындагы бурычлары турында булыр.
Сабый – Аллаһы Раббыбызның иң зур бүләкләреннән берсе. “Әш-Шура” сүрәсендә болай диелгән: “Күкләрнең һәм җирнең милке Аллаһныкы гына. Ул теләгәнен бар итә, теләгәненә кызлар бирә, теләгәненә (тик) ир балалар бирә. Яки Ул аларны һәм ир, һәм кыз балалар итеп бергә куша, теләгәнен исә (һич баласы булмаган) кысыр итә. Һичшиксез, Ул – Белүче, Кодрәт иясе” (Әш-Шура, 49-50).
Без балаларыбыз өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап тотачакбыз. Балалар – безгә Аллаһы Раббыбыз тарафыннан бирелгән әманәт. Шуңа күрә дәвамнарыбыз алдындагы бурычларыбызны төгәл белергә тиешбез.
Бала туу белән бәйле сөннәтләр
- Шатлыклы хәбәрне тарату – сөенче алу. Мөселман кешесе баласы туу турындагы хәбәрне туганнары белән якыннарына мөмкин кадәр тизрәк җиткерергә тиеш. Бу дуслык һәм туганлык җепләрен, мөселманнарның бердәмлеген ныгыта. Сөенечле хәбәрне тарату кирәклеге турында Коръәни-Кәримдә әйтелә. Аллаһы Тәгалә болай ди: “Без исә аны Исхак (исемле мөбарәк бала бирүебез) белән, Исхактан соң Ягъкуб (исемле онык) белән сөендердек” (Һуд, 71). Аллаһы Раббыбыз Мәрьям анабызны Гайсә пәйгамбәр (с.а.) туу хәбәре белән сөендерә: “И, Мәрьям! Һичшиксез, Аллаһ сине Үзеннән бер сүзе белән сөендерә ки, аның исеме – Мәсих, Мәрьям улы Гайсә” (Әлү Гыймран, 45). Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) туганнан соң, абыйсы Әбү Ләхабәнең Сүвәйбә исемле колы аны бертуганының улы туу хакындагы хәбәре белән сөендерә. Әбү Ләхабә әлеге шатлыктан Сүвәйбәне коллыктан азат итеп, иреккә чыгара. Шушы изге гамәле өчен Аллаһы Раббыбыз аңа һәр дүшәмбе көн саен сусавын басу мөмкинлеге бирә. Әлеге аятьләрдән аңлашылганча, сабыйның дөньяга аваз салуы турында без барлык туганнарыбызга да хәбәр итәргә тиеш. Бу – зур бәхет, олы шатлык-куаныч.
- Аллаһы Раббыбыз туачак балага матур, күркәм, мәгънәле исем сайлау өчен гаиләгә тугыз ай вакыт бирә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай ди: “Хаклыкта, Кыямәт көнендә сез үз исемнәрегез һәм аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз. Шуңа күрә матур, мәгънәле исемнәр сайлагыз!” (Әбү Дәүд, 4948). Башка хәдистә болай әйтелә: “Фәрештәләр иманлы кешенең җанын күкләргә алып китәр. Фәрештәләр төркеме яныннан узып барганда, алар: “Кемнең күркәм җаны бу?”- дип сорарлар. “Фәлән-фәләннең, фәлән улының”,- дип җавап бирерләр. Һәм алар Аллаһының иманлы колының гомер буе атап йөрткән күркәм исемен әйтерләр” (Әбү Дәүд, 2/281). Шуңа күрә балага биргән исем матур да, мәгънәле дә булырга тиеш. Пәйгамбәрләрнең исемнәре һәм пәйгамбәрләрнең хатыннары, балаларының исемнәре – иң матур исемнәр. Изге Коръәни-Кәримдә Ибраһим, Дәүд, Сөләйман һ.б. пәйгамбәрләрнең исемнәре телгә алына.
Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар. Шулар алдына Абду дигән алкушымчаны куеп, балага күркәм исем бирергә мөмкин. Мәсәлән, Абдуллаһ, Абдулхәким, Абдуррахман, Абдуррәзак, Абдуссәмад, Абдуррәшит, Абдулвахид һ.б. Шулай ук әлеге исемнәрне Абду дигән алкушымчасыз гына да кулланырга була. Мәсәлән, Рәшит, Самат, Рәхим, Хәким, Мәлик – матур исемнәр. Хәдистә: “Абдуллаһ һәм Абдуррахман – Аллаһының иң яраткан исемнәре”,- диелә (Мөслим). Кыз балалар өчен дә матур исемнәр бик күп. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) хатыннарының, башка пәйгамбәрләр хәләл җефетләренең, аларның кызлары һәм оныкларының исемнәре әнә шундыйлардан. Мәсәлән, Мәрьям, Асия, Хәдичә, Сафия, Сара, Хава һ.б.
- Баланың атасы белән анасын тәбрикләгәндә менә шушы доганы укырга киңәш ителә: “БаракаЛлаху ляка филь-мавхуби ляка, ва шакарталь-вахиба ва баляга ашуддаху ва рузикта биррах”, ягъни: “Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәтле тормыш насыйп итсен. Шушы бүләкне Бирүчегә рәхмәтле булсаң иде. Синең балаң балигълык яшенә җитсен һәм ул аңа иманлы булып җитсен”. Сабыйның әтисе: “БаракаЛлаху ляка ва баракалЛаху алейка”, ягъни: “Аллаһы Тәгалә сиңа бәрәкәт насыйп әйләсен”,- дип җавап бирергә тиеш. Әлеге дога ир бала тугач та, кыз бала тугач та укыла.
- Бала тугач, аның уң колагына – азан, сул колагына – камәт әйтергә киңәш ителә. Әбү Рәфиинең (р.а.) сүзләре моңа дәлил булып тора: “Мин Фатыйманың Али улы Хәсәнне тапканнан соң, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сабыйның колагына азан әйтүен күрдем”,- ди ул. Имам Байхаки “әш-Шуаб”та Хәсән бине Алидан (р.а.) Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) түбәндәге хәдисен китерә: “Кемнең дә булса баласы туса, уң колагына – азан, сул колагына камәт әйтсен. Бу аны Үмм әс-Сибьяннан (хатын-кыз җенесендәге җен) саклар”. Яңа туган балага азан һәм камәт әйтүнең мәгънәсе бик тә тирән – сабый беренче булып изге сүзләрне ишетергә тиеш. Анда Аллаһы Раббыбызның олуглыгы һәм кешене мөселман итүче иман кәлимәсе сүзләре телгә алына. Азан һәм камәт әйтүнең тагын бер асыл мәгънәсе билгеле: азан тавышы шайтанны куркытып җибәрә. Мәгълүм ки, шайтан дөньяга яңа кеше тууын түземсезлек белән көтә һәм аны үз карамагына алып, хаклык юлыннан яздырырга әзерләнә. Азан сүзләрендә Аллаһка, Ислам диненә өндәү сүзләре бар. Сафлык - фитрый иман менә шул була инде, һәрбер кеше дөньяга шуның белән туа. Һәм азан тавышы шайтан өндәвеннән иртәрәк яңгырарга тиеш. Әбү Хүрәйрәдән (р.а.) тапшырылганча, Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дип әйткән: “Һәрбер бала туган вакытта аңа шайтан кагыла. Мәрьям белән аның улы Гайсәдән башка, барысы да аның кагылуыннан кычкырып җибәрәләр” (Бохари).
- Бала туганның җиденче көнендә аңа исем кушарга һәм гакыйка корбаны чалырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “ Бала туганнан соң корбан чалырга кирәк. Корбан җиденче көнне чалына. Шул ук көнне сабыйга исем кушалар һәм чәчен алалар”,- дип әйтә (Әбү Дәүд, Тирмизи). Әлеге хәдистән аңлашылганча, сабыйга исем җиденче көнне бирелә. Әмма башка хәдис тә бар, анда, сөннәт буенча балага туган көнне үк исем бирелә, дип әйтелгән.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) болай дигән: “Төнлә минем улым туды һәм мин аны бабамның исеме белән Ибраһим дип атадым” (Мөслим). Әлеге хәдисләрдән билгеле булганча, балага исемне туган көнендә дә, җиденче көндә дә кушарга мөмкин. Шулай ук исем кушканчы үлгән сабыйга да исем бирергә киңәш ителә. Ата-ана балага исем сайлау мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмасалар, әти кешенең фикеренә өстенлек бирелә. Югарыда телгә алынган хәдисләрдә әнә шул хакта әйтелә.
- Гакыйка корбаны. Гакыйка сүзе гарәп телендә сабыйның башыннан кырып алынган чәчләр дигән мәгънәне аңлата. Фикһ буенча галимнәр, бу – бала туу уңаеннан корбан чалу, дип әйтәләр. Өч мәзһәб галимнәре фикеренчә, корбан чалу мөстәхәб гамәл (аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаган кеше гөнаһлы булмас) булып санала. Ә Хәнәфи мәзһәбендәгеләр фикеренчә, гакыйка корбаны чалу мөбах (кылган кеше – гөнаһлы, кылмаган кеше саваплы булмый) булып санала. Әмма бине Абидийн “Рәддүл Мөхтәр”дә болай дип яза: “Кеше бала туу өчен рәхмәт йөзеннән корбан чалса, бу гамәл мөстәхәбкә әверелә”. Ир бала өчен – ике сарык, кыз бала өчен бер сарык чалу сөннәт санала. Бала туганның җиденче көнендә гакыйка корбаны чалу сөннәт булып санала, әмма иртәрәк яки соңрак чалырга да рөхсәт ителә. Әгәр җиденче көнендә өлгермәсәгез, ундүртенче яки егерме беренче көнендә чалырга була. Корбан чалыр алдыннан менә шушы дога укыла: “БисмиЛлях Аллахумма минКа ва илейКа акыка (фәлән өчен)”. Сарыкның түшкәсен өч өлешкә бүләргә, сөякләрен сындырмаска киңәш ителә. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) болай дигән: “Бала тудыручы хатынга корбанлык хайванның аякларын җибәрегез. Итен ашагыз һәм башкаларны сыйлагыз, һәм хайванның сөякләрен сындырмагыз” (Әбү Дәүд). Гайшәдән (р.а.) болай дип тапшырыла: “Ир бала тугач – ике корбан, кыз бала тугач бер корбан чалу сөннәт санала. Ите тулы өлешләр итеп әзерләнә. Корбанның сөякләре сындырылмый”. Әмма Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, гакыйка корбанының сөякләрен тапауның бернинди начарлыгы да юк.
Аллаһы Тәгалә безгә балаларыбыз алдындагы барлык бурычларны да үтәргә насыйп әйләсен. Әмин.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан әзерләнде.