1 октябрь – Халыкара өлкән кешеләр көне

Хөрмәтле ветераннар һәм өлкән буын вәкилләре! Бәйрәм уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Сез вакыт һәм буыннарның тере бәйләнеше булып торасыз. Яшьләр инициативасы белән бергә өлкәннәрнең тормыш зирәклеге таләп ителгән бүгенге мәлдә сезнең бай гыйлемегез аеруча да кирәк. Сезнең тәҗрибәгез чиксез хөрмәткә лаек.

Өлкәннәр турында кайгыртучанлык күрсәтү дәүләт һәм тулаем безнең җәмгыять өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Сезнең һәркайсыгызның озак, сау-сәламәт һәм актив яшәве бик тә мөһим.

Сезнең күбегез лаеклы ялга чыккач та актив рәвештә спорт, иҗат белән шөгыльләнә, өлкәбезнең иҗтимагый тормышында катнаша. 22 меңнән артык олы яшьтәге гражданин Актив озак яшәү үзәкләренә – аралашу, кызыклы проектларны тормышка ашыру, сәламәтлекне ныгыту мәйданчыкларына бик теләп йөри.

3,5 меңнән артык өлкән яшьтәге ульяновскилы доброволецлар хәрәкәтендә катнаша. Көмеш волонтерлар хисабында – меңләгән игелекле һәм изгелекле эш. Махсус хәрби операция зонасында изге бурычларын үтәүче сугышчыларыбыз өчен гуманитар йөк әзерләүдә аларның ярдәме бәһасез.

Кадерле өлкән буын вәкилләре, ветераннар! Чын йөрәктән сезгә нык исәнлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим! Сезнең һәрбер көнегез якын кешеләрегезнең күңел җылысы һәм кайгыртучанлыгы белән тулып торсын.

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.