Татар дөньясында
“Татар кызы–2024”
Пенза шәһәрендә Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең финал ярышлары үтте. Финалга 12 кыз чыккан иде.
Мактаулы беренче урынны Оренбург өлкәсеннән Алсу Байгильдина алды. Аңа таҗ белән бергә автомобиль ачкычлары да бирелде. Бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.
Быел бəйрəмне Татарстан Республикасының Дəүлəт җыр һəм бию ансамбле, Татарстан Республикасының халык артистлары Зəйнəб Фəрхетдинова, Вил Усманов, Алинə Шəрипҗанова, автор-башкаручы Илгиз Мөхетдинов, альтернатив музыка вəкиле Илгиз Шəйхразиев чыгышлары бизəде.
Анталья китапханәсендә - татар бүлеге
Төркиянең Анталья тарихын өйрәнү үзәге китапханәсендә татар бүлеге ачылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Анталья мэрының урынбасары Дурмуш Али Арслан катнашты.
Мэр урынбасары татарларның Төркия тарихында зур роль уйнауларын ассызыклады. Китапханәгә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән китаплар бүләк ителде.
Китапханә ачылышы махсус «Йөрек-төрекмән» төрки халыклар халыкара фестиваленә туры китерелгән.
Абдулла Алишны искә алдылар
Каһарман шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясе ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды.
Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сөнкишева һәм Фәридә Аишева, шулай ук экономика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган экономисты Марс Гаитов катнашты. Гимназия боерыгы нигезендә быел Абдулла Алиш исемендәге премиягә Халыкара, Республика олимпиадаларында җиңү яулаган, гимназия тормышында актив катнашкан 11 сыйныф укучысы Валеева Алсу лаек булды.
Якутскида - Муса Җәлил бюсты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Саха (Якутия) Республикасында булып кайтты.
Якутск шәһәрендә ул Советлар Союзы Герое, патриот-шагыйрь М.Җәлил бюстына һәм якут совет әдәбиятына нигез салучы Платон Алексеевич Ойунский һәйкәлләренә чәчәкләр салуда катнашты, шулай ук 2025 елда Федераль Сабантуй узачак урыннар белән танышты.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.