Президент Владимир Путин Россиянең төп кыйммәтләре турында сөйләде

Россия халкы төп кыйммәтләрне билгеләде, аларны илнең төп законына – Конституциягә кертте, хәзер без шушы кыйммәтләрне саклыйбыз һәм яклыйбыз, дип белдерде дәүләт башлыгы Владимир Путин.

“Без әлеге кыйммәтләрне һәм аларның тарафдарларын яклыйбыз. Безнең кебек үк, ана телендә сөйләшүне кешеләрнең изге хокукы итеп санаучыларны, ата-бабалары динен саклаучыларны, табигать белән гармониядә, аның табигый законнары буенча яшәргә омтылучыларны яклыйбыз”,- диде дәүләт башлыгы Санкт-Петербургта берләшкән мәдәниятләрнең халыкара форумында.

“Кайбер башка илләрдән аермалы буларак... Мәдәният һәрвакытта да бөтен дөнья өчен үзенә күрә предохранитель – саклагыч булды. Кайбер илләрдә ул, күрәсең, янган”,- дип белдерде Владимир Путин.