Урта Терешка мәктәбендә – яңа котельная

Губернатор Алексей Русских йөкләмәсе буенча өлкәнең авыл мәктәпләрендә җылылык чыганакларын модернизацияләү эшләре ахырына якынлашып килә.

Август аенда өлкәнең җиде мәктәбендә, шул исәптән Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылы урта мәктәбендә яңа котельныйлар урнаштырылган.

“Хәзерге вакытта инженерлык коммуникацияләрен җылылык чыганакларына монтажлау эшләре дәвам итә. Котельная ягулык сезоны башланыр алдыннан файдалануга тапшырылачак”,- дип хәбәр итә район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев.