“Избалык”та балык үрчетәләр

Өлкәнең авыл хуҗалыгы министры Алексей Леушкин Павловка районында Марат Кузахметов җитәкчелек иткән “Избалык” кооперативында булды. Милләттәшебез форель балыгы җитештерә һәм агротуризм белән шөгыльләнә.

Марат Кузахметов җитәкләгән “Избалык” кооперативы хәзер тәмле балык җитештерүче буларак өлкәдә генә түгел, күрше төбәкләрдә дә билгеле.

Быел кооператив 270 тонна балык җитештерү максаты куя, ә киләсе елда әлеге күрсәткечне 300 тоннага кадәр җиткерергә җыеналар.

“Избалык”та шулай ук бассейннар тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла – буа ясаганнар, балыкчылар өчен ачык беседкалар, кышкы типтагы беседка, зур мунча, ике йорт төзеп куйганнар. Быелның көзендә үк “Избалык” кунаклар кабул итә башлар дип көтелә. Киләсе елда тагын 10 йорт, ике бассейн, атлар абзары һәм гадәти булмаган контактлы зоопарк салырга җыеналар. Биредә шулай ук мотоцикл белән квадроциклларда, кыш көне снегоходта рәхәтләнеп йөрү мөмкинлеге булачак. Киләчәктә районның тарихи урыннары буенча туристлык маршруты булдырырга һәм Шаховское авылында М.А.Суслов исемендәге китапханә-музейны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертергә ниятлибез, ди Марат Кузахметов.

Кооперативка һәм аның карамагындагы хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Мисал өчен, балык җитештерү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгына балык азыгы юнәтү өчен субсидия бүлеп бирелгән. Дәүләт ярдәме производство куәтләрен арттыру мөмкинлеге тудыра.

“Избалык” кооперативы әгъзалары “Агростартап” проектында актив катнашалар. Әлеге проект Президент Владимир Путин инициативасы белән гамәлкә куелган “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативаларына булышлык күрсәтү” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.