БРИКС илләре яшьләре бездә кунакта
Ульяновск өлкәсендә БРИКС илләре иҗат профессиясе вәкилләренең яшьләр лагеры узды. Аны ачу тантанасында Губернатор Алексей Русских катнашты.
“Быел безнең дәүләтебез БРИКСта рәислек итә. Россия Президенты Владимир Путин мәдәни-гуманитар элемтәләрне үстерү бурычы да куйды. Бер ай элек Ульяновск өлкәсендә БРИКСның яшьләр саммиты уңышлы узган иде. Әлеге лагерь халыкара яңа иҗади проектларга старт бирер дип ышанам”,- диде төбәгебез башлыгы.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Денис Аширов лагерь кунакларын видеоформатта сәламләде.
“БРИКСта хезмәттәшлек итү – яшьләр сәясәтендә өстенлекле юнәлеш. Лагерьның темасы бик тә мавыктыргыч – креативлы экономика – инновацияләр, экономик үсеш белән мәдәни прогрессны алга этәрүче көч. Безнең алдыбызда мәдәни кодны саклап калу һәм илнең халыкара имиджын булдыру бурычы тора”,- дип белдерде Денис Аширов.