Бердәмлектә – көч
Милли иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре гражданлык инициативаларының “Единые” берләшмәсе үзәге белән килешү төзеделәр.
Россиянең Дәүләт флагы көнендә “Бердәм Россия” партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабында төбәгебез территориясендә милләтара тынычлык һәм татулыкны саклап калу мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Әлеге чарада өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко, Ульяновск өлкәсендә гражданлык инициативаларының “Единые” берләшмәсе үзәге җитәкчесе Марина Беспалова, Губернатор администрациясенең милләтләр эшләре һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча идарә башлыгы Сергей Паховский, милли иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар гомумроссия гражданлык бердәйлеген ныгытуга, милләтара тынычлык һәм татулыкны, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Чараның ахырында Ульяновск өлкәсенең милли иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре гражданлык инициативаларының “Единые” берләшмәсе үзәге белән озак вакыт һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.