Бәхет өчен ярал, кеше, һәм канәгать бул!

Вакытлар юл яра уңышка

Ходайның яраткан кавеме -

Чын татар халкы без бу җирдә!

Илебез бар безнең, динебез,

Катыда баскан без биредә.

 

Телебез бар безнең, уртак тел -

Күп төрле кабилә аңлашкан.

Кем соң без, дигәннәр белән дә

Тамырда бер төрле кан аккан.

 

Ничә йөз, мең еллар яшәгән

Бу җирнең иңеннән-иңендә.

Һәр яктан үз-үзен таныткан,

Шәһәрләр торгызган илендә.

 

Кан койган, тир түккән һәм уңган,

Кылычтан да үткен үз сүзе.

Казаны алтын ай нурында,

Нык басып торучан нигезе.

 

Мәрҗани, Тукай һәм Туфанлы...

Мусалар кодрәте токымы.

Горурлык хисенә уралган

Йөрәктә аларның үз урыны.

 

Татарым, без синең дәвамнар,

Иңнәрдә йөкләнгән зур бурыч.

Безнеке - киләчәк дәверләр,

Тик ядкарь булсыннар ук, кылыч.

 

Без башка замана татары,

Вакытлар юл яра уңышка.

Син кая, мин шунда булачак,

Халкым, без бертигез сулышта.

 

Шагыйрьләр һәм чорлар

Җор теллеләр,

Шигъри теллеләр без.

Һәммәбез – шагыйре заманның.

Һәр сулышын, һәр тибешен тоеп

Яхшылыкның һәм дә яманның.

 

Һәр чорга да үз шагыйре кирәк

Мәйданнарга, үзенең Иленә.

Һәр сулышын, һәр тибешен тоеп,

Хәтта аяк басмас җиренә.

 

Халык уен, халык сүзен әйтә,

Тәңгәл тибә йөрәк – чорында.

Һәр заманның үз шагыйре – шагыйрь,

Тарих яза бит ул җырында.

 

Шагыйрь күңеле

Тынга калса, шигырь сорый күңел,

Илһам көтә күңел күкләрдән.

Ялгыз калганда да - ялгыз түгел,

Ул халәте аерым күпләрдән.

 

Шагыйрь җаны - яшәү мәгънәсе дә,

Шатлыгы да уртак һәрчакта.

Шигырь туган мәлне күккә аша,

Тик чәчелми генә бу хакта.

 

...Тынгы бирми уйлар бураннары,

Кулга кабат каләм алдыра:

Юкка түгел, бушка түгел гомер,

Һәр мизгелен язып калдыра.

 

Берүзенә җиһан да тар аңа,

Шагыйрь күңеле күрми чикләрне.

Шагыйрь ялгыз, диеп ялгышасыз,

Җаны белән пар ул һәр мәлне.

 

Күп бит алар!

...Азмы алар

Тормыш газабыннан

котылырга теләп үлгәннәр?

Тик аларны зиратка да кертми,

Ераккарак илтеп күмгәннәр.

 

Азмы алар

Дөнья күләмендә

хаксызлыкка каршы килгәннәр -

Кешеле, тик кешелексез чорда

Йөрәкләре тетелеп беткәннәр?

 

Азмы алар,

Шәхес булып калып,

үз сүзенә тугры булганнар?

Шагыйрь, хәтта шагыйрь булмаганнар -

Дөреслек сафында торганнар.

 

Азмы алар?

Бар бит, күп бит алар -

Фикере дөрес, ныграк корычтан!

Шул кешеләр җирне әйләндерә,

Яраларын ялап, чыныккан.

 

Тузганак сап-сары чәчәктә

Тузганак сап-сары чәчәктә,

Яз иртә килде... Ак кар ява...

Нишләтим өшегән бу җанны?

Әрнүдән табылырмы дәва?

 

Кемгә – күпме? Миңа – җитәрлек.

Бизмәннәр күтәрмәс артыгын...

Шөкер, бирдең, Ходай, түзәрлек,

Җилләргә тараттыр актыгын.

 

Гомерләр чикләнгән булмаса,

Сорамас та идем түземлек.

Өметсез яшәүдә ни файда,

Ышаныч какшагач иң элек.

 

Язмышка түгел бу сыкрану,

Бу – бары бермә-бер зар елау.

Бизмәннәр күтәрә икән шул...

Иңнәрдә сораулар бер олау...

 

Бүгендә дә эзлим ул көнне

Хикмәтле көннәрдән бер көнне

Мин сине яңача күрермен.

Яңадан танышып-күрешеп,

Кулыңа кулымны бирермен.

 

Син үзгә булырсың ул чакта,

Тик якын булыр күк карашың.

Бик озак көттем мин бу көнне,

Кайларда йөргәнсең адашып?

 

Шул таныш күзләрнең төбендә

Күренер күк яшьлек эзләре.

Исемдә... Һаман да исемдә

Яшьлекнең зәп-зәңгәр күзләре.

 

Яңадан чумарбыз ул хәтфә

Хыялый хисләрнең күленә.

Бәхеткә юраган таңнарның

Офыгы кояшлы күренә.

 

...Ул әкият хыялда без икәү:

Киләчәк, үткәнне белмәгән.

Бүгендә дә эзлим ул көнне,

Язмышка ышаныч бетмәгән.

 

Йөзсез җанны эзләп...

Сыны якын, җаны ерак...

Саный башлыйм, бөгеп бармак:

Ничә адым үтәрмен, дип,

Җиталмасам нишләрмен, дип

уйга калам... Барыбер барам,

Кыска юлын эзләп табам.

 

Күзләренә кара икән,

Диңгез төбе комлы икән.

Мин эзләгән серле җанга

Ком өстендә җайлы икән.

 

Аңа берни кирәк түгел:

Синең уең, синең караш,

Синең сүзең – барысы күксел,

Төпкә тарта муенында таш.

 

Коткарыйм, дип сүз куертсаң,

Аксак дулкын абынып тына.

Юк, булмады, юкка кердең

Бу сазлыкка, дип җил сына.

 

Чүәгемә ком тулган ич,

Йөрмә бүтән юлсыз җирдә.

Соры томан, төссез бер кич,

Юкны бушка эзләп йөрмә.

 

Язларга кердем мин...

Язларга кердем мин... ялгызым,

Төшенке нигәдер күңелем.                              

Арада – әле кыш... Кар ява,

Күрәбез, май җылы түгелен.

 

Җаннарга да җитми җылылык,

Кап-кара болытлар һавада.

Карлыгач бураны адашкан,

Гүя, кыш тотылган һаман да.

 

Кошлардан эзләтимме кинәт

Күңелнең кәгъбәсе адашса?

Дүрт яклы җирдә тик бер кыйбла,

Тойгы илтәр шунда, юл алса.

 

Язылган тормышка ашачак,

Үкенеч утында янса да.

Рәхмәтле мин сиңа барыбер,

Мизгелем бәхетле булса да.

 

 “Динне саклап калдыра тел, кием, гореф-гадәт”

Шиһабетдин Мәрҗани.

Без – диндә, дип шарран ярабыз,

Дин кушканны үтәп аралаш.

Киемен дә сатып алабыз,

Яулык та бар, ә без – яланбаш.

 

Намазда - без, дибез, бер башка

Өстенлек дәлилен фаш кылып.

Чорналабыз кузы эченә,

Чит халык киеме үз булып.

 

Өйрәтәбез белеп-белмичә,

Алладан куркырга өндибез.

...Ә асылда – икейөзлелек:

Үз-үзебезне генә күрмибез.

 

Мирһади Разовның “Зимагурлар шигыренә комментарийларны укыгач

Хәйран калдыра

Кайбер кешеләр:

Эт кебек өрә

Шуның ишеләр.

 

Эт кебек өрә

Кеше кешегә:

Нинди зәхмәттер

Кайбер кешедә.

 

Кирәк-кирәкмәс

Өрә дә өрә -

Талау, тешләүдән

Рәхәтлек күрә.

 

Таяктан гына

Курка ул хайван.

Кеше кешене

Талый һәр җайдан.

 

Бәхет турында

Бәхеткә үс, дип әйттеләр

Безгә яшь чакта.

Белдек микән ул вакытта -

Бәхет кай якта?

 

Язмыш юллары җилдереп,

Таратты безне.

Кемдер эзләде – тоемлау,

Кемдер – ул сүзне.

 

Нәрсә соң ул? Нинди төстә?

Каян табарга?

Сатылмый микән соң бәхет

Берәр базарда?

 

Гаилә дә бар, торыр йорт та,

Һәммәбез дә тук.

Күңел генә тыныч түгел:

Тоя – бәхет юк...

 

Кулга тотып булмый торган

Кошмы, йөкме ул?

Бәхет өчен ярал, кеше,

Һәм канәгать бул!

 

Яшәү җиңел

Гөл төбендә гөл үрчетәм,

Ник шулай яратамдыр...

Ялгыш сынган яфракның да

Күңелен шулай табамдыр.

 

Ипи валчыгы сибелгән

Юлларны урап узам.

Кем эшләгән бу эшне, дип,

Ачуым чыгып, тузам.

 

Тәмәке суырып йөргән

Хатын-кызны күрәлмыйм.

Сыра эчүчеләргә дә

Сүз әйтмичә түзалмыйм.

 

Урам себерүчене дә

Кышларын бигрәк жәллим.

Туктаусыз карлар яуганда

Булышу ягын эзлим.

 

...Йомшак агачны корт баса,

Кешелекле булу кыен.

Урталай өзгәләнсәң дә,

Кирәк табарга җаен!

 

Сау бул, җәй!

Кул болгый инде җәй – хушлаша!

Тузганак тузынып озата.

Салкынча офыкта кояш та

Сүрелеп, болытларга бата.

 

Кай ара узды җәй? Инде – көз!

Ә күңел кирегә йөгерә.

Үткәннең һәр көнен, мизгелен

Сакларга - тирәнгә сеңдерә.

 

Җәй генә түгел бу - гомер бит:

Ник шулай ашыга үтәргә?

Яшисе килә бик - ашыкмый:

Бу дөнья туйдырмый икән лә!

 

...Агарган чәч кенә буяулы,

Көз инде. Без көздә күптәннән.

Тынгысыз тормышның юллары,

Иңнәрдә йөк – кеше күрмәгән.

 

Туктаусыз әйләнә бу дөнья,

Ә күктә болытлар агыла.

Йолдыз да мәңгелек чигендә

Җемелдәп яна да, атыла.

 

Сау бул, җәй! Яңадан кайтырсың!

Аерылмас - мин инде сагынам.

Язларны һәм сине көтәрмен,

...Болытлар туктаусыз агыла.

 

Солдатка хат

Сәлам сиңа, солдат,

Кайнар сәлам!

Вакыт тардыр,

Ял ит әле бер мәл:

Яндырасыз, беләм,

дошман эзен.

Безнекеләр ни хәл?

Үзең ни хәл?

 

Сагынабыз сезне!

Ышанабыз:

Ил чигеннән

Үтә алмас дошман!

Сезгә – дога,

Ул этләргә – ләгънәт:

Сатлык җанны

адаштырган шайтан.

 

Дусларыңның

җилкәсе нык булсын!

Җиңү килеп,

Ил шатлыкка тулсын!

Тиздән кошлар

Җылы якка очар.

Туган илнең

Күге аяз булсын! 

 

Сиңа, солдат,

Иң зур сәламнәрем!

Көтәбез – кайт,

Көтә сине Илең!

Син бу җиргә

Сугыш өчен түгел,

Бәхет чәчеп,

Яшәр өчен килдең!

Гөлсинә ХАНӘФИ,

Димитровград-Зирекле Куак.