"Өмет"тә - "Балалар сәхифәсе"
"Өмет"ебезнең бу санында нәни дусларыбызга күчтәнәч әзерләдек - "Балалар сәхифәсе" дөнья күрәчәк.
Көз җитү белән мәктәпләрдә укулар башланды һәм без барыбыз да җыелышып парта артына утырдык. Хәзер безнең бурычыбыз - тырышып уку.
Шуңа күрә безнең чираттагы сәхифәбез мәктәп темасына багышлана.
Кадерле нәни дусларыбыз, бу сәхифәдәге барлык биремнәрне чишкәч, җавапларны ватсап аша 89648559355 номеры буенча редакциягә җибәрә аласыз.
Иң актив катнашучыларны призлар – "Өмет" газетасыннан истәлекле бүләкләр көтә.