Район хастаханәләренә – яңа машиналар

Губернатор Алексей Русских “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты тематик атнасы кысаларында район больницаларына яңа ма

шиналар тапшырды. Әлеге автомобильләр пациентларны ташу һәм табибларны вызовлар буенча йөртү максатында файдаланылачак.

“Авыл хастаханәләренең автопаркларына 27 яңа автомобиль бүлеп бирелде. Ачкычларны дәвалау учреждениеләренең җитәкчеләренә тапшырдым. Базарлы Сызган, Барыш, Зур Нагаткино, Вешкайма, Зерносовхоз, Инза, Карсун, Майна, Мулловка, Николаевка, Павловка, Радищево, Рязаново, Сенгилей, Иске Майна, Яңа Малыклы, Сурское, Ульяновск район хастаханәләре яңа “Лада Гранта” машиналары алдылар. Хәзер врачлар пациентларның өйләренә күпкә тизрәк барып җитәчәкләр. Хастаханәләр автопаркын быел икенче тапкыр яңартабыз. Январь аенда 22 яңа автомобиль бирелгән иде”,- дип белдерде регион башлыгы.

Яңа машиналарны 2019 елда Президент Владимир Путин инициативасы белән Россия Федерациясе территориясендә старт алган “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алганнар.

“Әлеге автомобильләр, әлбәттә инде, безгә бик тә кирәк. Алар дәвалау учреждениеләрендә вызовларга йөрү, авыр хәлдәге пациентларны поликлиникаларга илтеп кую, шулай ук авыруларның өйләренә дару препаратлары ташу максатында файдаланылачак. “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты быел тәмамлана, әмма 2025 елдан “Озак актив яшәү” илкүләм проекты старт ала, аңа таянып без дәвалау учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итүне, шул исәптән транспортны яңартуны дәвам итәчәкбез”,- ди өлкә сәламәтлек саклау министры Мария Шалягина.