Юллар төзекләндерелә
Регион башлыгы Алексей Русских “Имин һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча юллар челтәрен яңарту мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә.
Агымдагы елның юл-төзелеш сезонында безнең төбәктә илкүләм проект буенча 85 километр озынлыгындагы 34 объектны ремонтлау күздә тотыла, шуның 27 участогы – өлкә эчендәге автомобиль юллары, ә җиде объект Ульяновск шәһәрендәге урам-юл челтәренә карый. Николаевка районында М-5 “Урал” – Әхмәтле – Рызлей” трассасында су үткәргеч торбаны яңарту каралган.
Өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары – транспорт министры Евгений Лазарев белдерүенчә, өлкә эчендәге автомобиль юлларында 15 объектта ремонт эшләре тәмамланган инде, ә тагын ун участокта төзекләндерү эшләре дәвам итә.