Эшмәкәрләргә - дәүләт ярдәме

Губернатор Алексей Русских өлкә Хөкүмәте йортында төбәкнең бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

“Бизнес белән хакимият органнары арасындагы диалогны дәвам итәбез. Бизнес-җәмәгатьчелекнең ниләр белән яшәвен, үзен ничек хис итүен, нинди авырлыклар, киртәләр белән очрашуын, төбәк хакимиятеннән нинди ярдәм кирәклеген без белергә һәм тирәнтен аңларга тиеш. Аеруча борчыган һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу, уртага салып сөйләшү уңай нәтиҗәләр бирә. Өлкә Хөкүмәте сезнең проблемаларыгыз хакында хәбәрдар, шуңа күрә норматив базаны камилләштерергә, бизнес белән мөнәсәбәтләрне көйләргә, җайга салырга тырышабыз, эшмәкәрләрнең хокукларын яклыйбыз, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез. Бүгенге сөйләшү дә уңай нәтиҗәләргә китерер – төбәгебездә бизнес һәрдаим үсеш юлыннан барыр дип ышанам”,- дип белдерде Губернатор.

Эшмәкәрләр җирле законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә гаилә предприятиеләре үсешенә булышлык күрсәтүче закон проекты кирәклеге ассызыкланды. Ә экотуризмны үстерү максатында дәүләт тарафыннан саклана торган табигать территорияләре турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә кирәк, диделәр.