Эмиль Садриев – иң яхшы командир

Ульяновск өлкәсеннән мәктәп укучысы Эмиль Садриев “Зарница 2.0” Бөтенроссия уеннарының иң яхшы өч командиры исемлегенә керде.

Волгоград шәһәренең Мамай курганында хәрби-патриотик бәйге тәмамланды. Уеннарның финал өлешендә 11-13 һәм 14-17 яшендәге 600 мәктәп укучысы катнашкан. Егетләр һәм кызлар индивидуаль ярышларда һәм команда сынауларында үзләренең осталыкларын күрсәткәннәр. Алар кыр шартларында беренче медицина ярдәме күрсәтү, киртәләр полосасын үтү, автоматтан ату һәм маскировкалау челтәрләре үрү ярышларында беренчелеккә чыгарга омтылган. Командирлар, саперлар, БПЛА операторлары, топографлар, хәрби корреспондентлар шулай ук шәхси зачетларда катнашырга да өлгергәннәр.

Ульяновск өлкәсеннән әлеге ярышларга Мәләкәс районы Яңа Майна бистәсенең 2 нче урта мәктәбе командасы барган иде. Безнекеләр финалда сынатмаган: строй һәм җыр смотрында өченче урынны алганнар. Ә Эмиль Садриев командирлар арасындагы шәхси зачетта өченче урын алу бәхетенә ирешкән.

“Зарница 2.0” хәрби-патриотик уены “Мәгариф” илкүләм проектының “Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” федераль проекты кысаларында үткәрелә.