“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты

Ульяновск өлкәсендә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының тематик атнасы старт алды.

Президент Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган әлеге илкүләм проект безнең төбәктә 2019 елдан бирле тормышка ашырыла. Биш ел эчендә медицина тармагы нинди уңышларга ирешкән соң?

Ю.Ф.Горячев исемендәге өлкә балалар клиник хастаханәсенең приемный бүлеге һәм консультатив-диагностикалау үзәге тулысынча яңартылган, хәзерге вакытта яңа инфекцион корпус төзү эшләре дәвам итә.

Шулай ук 13 поликлиника бүлекчәсендә капиталь һәм агымдагы ремонт үткәрелгән.

Җиде амбулатор онкологик ярдәм күрсәтү үзәге ачылган, тиздән Барыш район хастаханәсе базасында да онкология үзәге эшли башлый.

Өлкәбездә санавиация яңадан халыкка хезмәт күрсәтә башлаган, дәвалау учреждениеләре автопаркларына 60тан артык яңа машина кайткан.

Йөрәк-кан тамырлары чирләре булган авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм тернәкләндерү максатында өлкә медицина учреждениеләре югары технологияле җиһазлар – ангиографлар, томографлар һәм УЗИ-аппаратлары белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш, төбәгебездә ел саен диспансеризация үтүче гражданнар саны арткан, хәзер әлеге күрсәткеч 55 процент тәшкил итә.

Ә тармакны цифрлаштыру нәтиҗәсендә медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлекләре арткан – хәзер табибка приемга Госуслуги порталы һәм бердәм регистратура аркылы язылырга була.

“Әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк. Халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең уңайлылыгын һәм сыйфатын арттыру – “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектының төп бурычларыннан берсе”,- ди Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Анна Тверскова.