Атнагыл мәктәбе Рәшид Аряпов исемен йөртәчәк

6 сентябрьдә Мәләкәс районы депутатлар Советы Атнагыл авылы мәктәбенә Рәшид Аряпов исемен бирү турында карар кабул итте.

Батыр, курку белмәс егет 2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә “Курск” атом су асты көймәсендә килеп чыккан фаҗига аркасында һәлак була. БЧ-5 хәрәкәт дивизионының трюм группасы командиры капитан-лейтенант Рәшид Рәмис улы Аряпов ул чакта алтынчы отсекта сугышчан постта дежурда торган. Ул һәлакәт – катастрофа вакытында радицион авария килеп чыкмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Берничә тапкыр шартлау яңгыраганнан соң, Рәшид исән калган иптәшләре белән бергә тугызынчы отсекка күченә һәм шунда һәлак була.