Татар дөньясында
Башкортстан татарлары
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында танылган эстрада җырлары авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган тур белән Казанга килгән туристлар кунак булды.
Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов сәламләде.
Шулай ук очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыпов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борханов, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева катнашты. Алар кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, проектлары белән таныштырдылар, конгресс тарафыннан оештырыла торган башка масштаблы чаралар, форумнар турында да сөйләделәр. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан белән тыгыз элемтәдә булуын, хезмәттәшлек итүен дә ассызыкладылар.
«Дуслык»ка - 35 ел
Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Васил Шәйхразыев җәмгыятьне шушы зур вакыйга белән котлап, уңышлар һәм озын гомер теләде. Аның билгеләп үтүенчә, бу еллар дәвамында оешма, татар мәдәниятенең чын йөрәгенә әверелеп, берничә буын кешеләрен берләштерә алды. Шулай ук Васил Шәйхразыев зал белән яраткан җырларын башкарды.
«Дуслык» җәмгыяте Әстерханда яшәүче татарларны берләштерү, татар телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатында 1989 елда оештырыла.
Татарстан Рәисе – Самарада
Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты.
Самара шәһәрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Самара өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Вячеслав Федорищев Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашты. Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.
Очрашу кысаларында «Дуслык» Самара төбәк иҗат иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, махсус хәрби операция катнашучысы, ике тапкыр Батырлык ордены кавалеры Рәмис Терегулов, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин докладлар белән чыгыш ясады.
Фәхретдин Канюкаев үз чыгышында «Дуслык» оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде. Рәмис Терегулов исә, хезмәттәге тәҗрибәсе белән уртаклашып, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләде. Мөфти Талип хәзрәт Яруллин рухи тәрбия һәм халыклар арасында үзара аңлашу мәсьәләләренә кагылды, Самара өлкәсендә яшәүче төрле милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән эшнең әһәмиятен ассызыклады.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.