Сикәлтәле узган гомерләр

Сәлам бирик газиз әниләргә!

Сәлам бирик газиз әниләргә,

Бу дөньяга безне алып килгәннәргә –

Нинди генә авыр хәлләрдә дә,

Явыз дошман безгә килгәндә дә.

 

Әни, безне кадерләп үстердең

Әти булмаган хәлдә дә.

Әни, сиңа зур рәхмәт,

Онытмабыз гүргә кергәндә дә.

 

Әни, үзеңне кызганмадың,

Безнең өчен күп тырыштың

Ачлыкта, ризык булмаган хәлдә дә.

Әни, безне үстердең,

Үзеңә бик кыен мәлдә дә.

Өч балаңны, әни, үстердең,

Үзеңне сакламаган хәлдә дә.

 

Бу дөньядан, әни, яшьли киттең,

Шатлык, рәхәт күрми калдың.

Шуңа күрә, әни, сиңа булсын

Мәңгелектә җәннәт, рәхәт,

Бездән, әни, сиңа рәхмәт!

 

Туган авылым

Туган авылым – Кече Чынлы,

Шунда мин дә кече булып тудым.

Шуңа күрә гомерлеккә син дә

Минем кебек кече булып калдың.

 

Булмаса да урманнарың,

Син гомергә матур булып калдың.

Нинди матур болыннарың, суларың,

Нинди данлы синең кырларың.

 

Вакытында кырларың арасында

Нинди авыр хәлләргә калдың.

Тик син куркып калмадың,

Дошманнарга каршы бардың,

Үз даныңны саклап калдың.

 

Вакытында кече булсаң да, зурайдың,

Бик зур данга калдың.

Дөньяда син бик матур

Эзләр калдырдың.

 

Синдә туган минем ата-бабам,

Синдә үскән әнием, әбиләрем.

Шуңа күрә син мине дә

Тәрбияләп үстереп калдың.

 

Бергә үстек, син олыгайдың,

Мин дә зурайдым, үсеп җиттем.

Шуңа күрә сине калдырып,

Чит җирләргә китеп бардым.

 

Тик мин сине оныта алмадым,

Синнән мин моңнарымны алдым,

Дәртле булып калдым.

Шулай итеп мин дә синең

Тарихыңа кереп калдым.

 

Еллар үтә, гомер уза,

Шуңа күрә син – олыгая,

Мин картая башладык.

Тик шулай да без –

Синең белән икебез дә

Һаман кече булып калдык.

 

Роза гөлем

Роза гөлем, Роза гөлем,

Синдә генә күңелем.

Шул күңелле көннәр белән

Үтсен иде гомерем.

 

Роза гөле төрле төстә,

Иң матуры син генә.

Шул матур төстә генә

Калдың син күңелемдә.

 

Роза гөле матур була

Таң аткан вакытларда.

Шул таңнарда искә төшәсең

Син кояш булып кына.

 

Кояш чыга, ерагая,

Ә син гел яннарымда.

Сиңа карап туялмыйм,

Син якында булганда.

 

Роза гөле белән яшәү

Дөньяда бик күңелле.

Күңел серле дә, моңлы да,

Тик роза гөле сагындыра.

 

Роза гөленә карап,

Күңелдә мәхәббәт туа.

Җитсен иде шул мәхәббәт

Бөтен гомер буена.

 

Сагышлы мәхәббәт

Сагыш нәрсә бул, дисәгез,

Ул һәр кешедә үзенчә була.

Тик шул зур сагыштан гына

Чын мәхәббәт туа.

 

Мәхәббәт нәрсә соң, дисәк,

Күңелдә бик зур уй туа.

Тора-бара бу уйлар

Сагышка әйләнеп куя.

 

Менә инде шул сагыштан

Чын мәхәббәт туа.

Кайчак сагыштан туган мәхәббәт

Җавапсыз да була.

 

Җавапсыз туган мәхәббәт

Сагыш кына булып кала.

Шул җавапсыз мәхәббәттән

Күңел генә ярсып кала.

 

Күңел ярсый, сагышлана,

Мәхәббәт инде ерагая.

Тик бу вакытта да

Һаман күңелдә өмет кала.

 

Язгы нур

Гөлшат, син булганга

Мин бик шат.

Сине уйлап күңел тула,

Язгы сулар кебек

Ярларыннан ташып чыга.

 

Гөлшат, син кояш нуры

Кебек яктырасың.

Сиңа карап мин дә

Язгы үлән кебек

Яшәрәм, үсәм, нурга чумам.

 

Гөлшат, син минем тормышыма

Язын чыккан кояш

Кебек килеп кердең.

Бик күркәм эз калдырдың,

Оныта алмаслык нур калдырдың,

Шуңа күрә сиңа бик зур рәхмәт.

 

Гөлшат, бу бәхетне

Мин бик озак көттем.

Син булганга ышанмыйча,

Төшемдер дип уйланып киттем.

 

Синең тавышыңны ишетеп,

Уянып киттем.

Шулай итеп бу бәхетне

Кабул иттем.

 

Син кем икән?

Син дус микән, син кем икән?

Кайвакытта шундый дус –

Беркайчан да аерылмас кебек,

Чын күңелдән яратасың шул.

 

Кочагыңа аласың шундый,

Бер дә аерылмас кебек.

Күзләремә карап яратасың,

Мәңгелеккә сөясең кебек тоеласың.

 

Ләкин син бервакыт кинәт

Дошман да була аласың.

Бөтен хисләреңне онытасың,

Усаллык юлына басасың.

 

Шул вакытта син дошманлык

Утларында янасың.

Яратканыңны онытасың,

Нәфрәт хисендә янасың.

 

Яраткан кеше мин түгел, дип

Дус вакытыңны онытасың.

Син кем икән, син дус микән,

Әллә син дошман микән?

 

Шуны аңлый алмыйм мин,

Нишлим икән, нишлим икән?

Шулай итеп без мәңгелеккә

Синең белән бит дус.

Әллә син миңа дошман

Булып калырсыңмы, иркәм?

 

Болгар каласы

Ничә йөз еллардан соң

Син яңадан аякка бастың.

Дошманнар җир астына күмсә дә,

Югалмадың, исемеңне саклап калдың.

Ләкин сиңа исем биргән

Халкың хәзер юк инде.

 

Сине аякка бастырган

Тимер йөрәкле егетләр

Хәзер бит инде башка

Халык исемен йөртәләр.

 

Халкым минем,

Нинди хыянәт аркасында

Синең чын исемеңне

Юкка чыгардылар икән?

 

Ак мәчетеңдә яңадан

Моңлы азан тавышы

Ишетелә башлады.

Сине яңадан бөтен дөньяга

Таныткан Коръән тавышы

Мәңгелеккә калсын,

Дигән теләктә булыйк,

И, газиз халкым!

 

Болгар кызы Илһамия

Ничек болай була алдың икән

Син матурлыкка ия!

Шулай ук син берүк вакытта

Акыллылыкка да ия,

Болгар кызы Илһамия!

 

Ничә йөз еллар буена

Сине искә алмадылар.

Ләкин син кар суыннан

Шытып чыккан язгы чәчәк

Сыман калкып чыктың,

Идел кызы, болгар кызы Илһамия.

 

Синең киләчәгең ничек

Булыр икән, шуны уйлыйм.

Сине үстергән микән

Әти-әниең, туган халкың,

Болгар кызы Илһамия!

 

Борынгылар әйткәннәр,

Тормыш бит ул тәгәрмәч

Кебек әйләнә дә бер баса.

Шундый теләктә калыйк,

Халкым минем!

 

Сиңа матур, шатлыклы

Тормыш теләп кала

Халкың синең.

Идел кызы, болгар кызы –

Чибәр кыз Илһамия!

 

Хыялый кыз Әнисә

Әнисә, Әнисә,

Син хыял дөньясында

Иртә-кич,

Һаман да син истә.

 

Кичләрен сине уйлап

Татлы йокыга китәм.

Иртән сине кошлар тавышына

Тиңләп уянып китәм.

 

Шулай итеп иртәдән үк

Хыял дөньясына кереп китәм.

Бу хыял дөньясында

Сине кемгә тиңлим икән?

 

Иртән сайраган кошларга микән,

Әллә җирдә үскән чәчкәгә микән?

Белмим инде, син матурны

Нинди чәчкәгә тиңлим икән?

 

Хыял чәчәге нинди була икән,

Шуны уйлыйм кич-иртән.

Бу хыял чәчәге – Әнисәдер,

Дип шатланып китәм.

 

Таң кызы Алсу

Син исләремә төшәсең

Алсу таңнар атканда

Таң йолдызы булып кына.

Бәлки, бу - хыял йолдызы, дип куям

Мин шул вакытта.

 

Кемнәр нәрсә генә уйламый

Йолдызлар атылган вакытта.

Тик таң йолдызы гына

Һәрвакыт калкып чыга

Таң аткан вакытта гына.

Шулай итеп йолдыздан соң,

Җылы, якты нурларын сибеп,

Кояш балкып чыга.

 

Көн артыннан көн уза,

Ел артыннан ел уза.

Без белгән таң кызыбыз

Инде матур, якты йөзле

Нурлы кояш кебек

Алсу ханымга әйләнеп куя.

 

Идел кызы Әлфия

Идел елгасыннан ерак түгел,

Колмаер дигән авылда

Туа безнең Әлфия.

Шул авылда әти-әнисе

Үстерә аны, Әлфия, дия-дия.

 

Шунда үсә, шунда укый

Без белгән кыз Әлфия.

Язлар үтә, еллар уза,

Әлфия зур, матур

Кызга әйләнә дә куя.

 

Язмыш шулай аны

Зур шәһәргә алып килә.

Монда безнең Әлфия

Эш башлап җибәрә.

 

Эшли башлаган җирендә

Ул үз егетен дә күрә.

Шулай итеп үзе дә сизми

Мәхәббәт дөньясына кереп китә.

 

Озакламый бу мәхәббәт

Гаиләгә әйләнә.

Көннәр үтә, еллар уза,

Гаилә тормышы

Безнең Әлфия өчен

Зур бәхеткә әйләнә.

 

Дания

Авылда туган, авылда үскән,

Авыл кызы ул Дания.

Әти-әнисе үстергән аны,

Матур кыз булып үс, дия-дия.

 

Чәчкә кебек үсеп җитә

Без белгән кыз Дания.

Үсеп җиткән чәчкә кебек

Даниягә дә 18 яше җитә.

 

Язмыш җилләре, тормыш

Үз юлы белән аны алып китә.

Язгы талгын җилләр аңа

Мәхәббәт хисләре алып килә.

 

Ул мәхәббәт дөньясына килеп керә,

Беренче саф мәхәббәт аңа

Үзенең тормыш иптәшен

Эзләп табарга ярдәм итә.

 

Тормыш аны нык гаилә кору

Кагыйдәсе белән таныштыра.

Ана булу бәхетенә ирешә

Без белгән Дания.

 

Еллар

Ел башы кыш булса да,

Ул бик гаҗәп,

Сихерле булып

Язда гына туа.

 

Яз елмая, чәчкәгә әйләнеп,

Яшеллеккә чума.

Аннары, үзе дә сизми,

Җәйгә әйләнеп куя.

 

Нәрсә ул җәй, дип

Кешеләр уйга чума.

Җәен озын көннәр була,

Кыска төннәр була.

 

Шул төннәрдә гаҗәп

Нәрсәләр була.

Көннәр үтә, төннәр уза,

Шулай итеп ел да уза.

 

Еллар уза төрле

Вакыйгага әйләнеп.

Ел артыннан ел уза,

Ул гомергә куя әйләнеп.

 

Гомер шаулый, гомер гөрли,

Тик гомернең дә чиге була.

Шулай итеп бер вакыт

Ул тарихка әйләнеп куя.

Мидхәт САТТАР,

Ульяновск-Кече Чынлы.